Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илгизәр Бариев: “Кызамык ачыкланса, чаң сугарга кирәк!”

Татарстанда 6 кеше кызамык белән авырый.

Бу әлегә дүшәмбе күрсәткечләре. Якын арада алар үзгәрергә дә мөмкин. Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев моңа әзер торырга кушты.   

Кызамык һава аша таралучы тиз йогышлы чир. Коллективта бер кеше авырса, башкаларга да күчә. Билгеләренә килгәндә, тән температурасы күтәрелә, хәлсезлек күзәтелә. ОРВИ симптомнарына бик тә охшаш. Әмма ул сулыш әгъзаларын һәм тәнне дә зарарлый. Күзләрдә конъюктивит башлана. 

"Коронавирус аркасында кызамык чиренә игътибар бетте. Чынлыкта ул бик куркыныч авыру. Күпчелек кешедә бу инфекциягә каршы иммунитет юк. Аны булдыру өчен вакцинация үтәргә кирәк, - ди Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев. 

Дифтерия һәм столбняк чирләре буенча да шул ук хәл. Шуңа күрә бу юнәлештә җитди эш алып барылачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация табиб