Шəhри Чаллы

Илүсә Хуҗина Аршак Алтунянга кияүгә чыкканмы?

Рәшит Ваһапов фестивалендә татар халык җыры башкарып җиңгән әрмән егете Аршак Алтунян талантлы җырчы Илүсә Хуҗина белән бик матур дуэт яздырды.

Тамашачылар Аршак Алтунянның инстаграмында әлеге дуэт башкаруындагы «Арыган аккошлар мәхәббәте» («Любовь уставших лебедей»)  җырын ишеткәч, хафага калдылар. «Аршакның гаиләсе бик матур иде, аерылышканнармы әллә? Илүсә үзенә егет таба алмадымы икән?» – дип безгә шалтыраттылар.

Мин Аршак Алтунянга әлеге сорауларны җиткердем.  «Бу – фәкать иҗади проект. Гаиләбездә барысы да тәртиптә. Гөлназ белән мәхәббәт җимешебез – улыбыз үсеп килә. Артур балалар бакчасына йөри башлады. Борчылмагыз, безнең тормышыбызда барысы да тәртиптә», – диде ул.

Аршак Алтунян белән әңгәмәне шушы сылтама буенча кереп укыгыз. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: