Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ИлСаф "Татарстанның халык артисты" исеменә лаек булды!

"Кайталар кыз казлары", "Тәрәзәләр - әни күзләре", "Әбиләр чуагы" һәм башка җырлары белән халык мәхәббәтен яулаган җырчы ИлСаф "Татарстанның халык артисты" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Әлеге истәлекле вакыйга белән котлап ИлСафның үзенә шалтыраттык. - Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның "Татарстанның халык артисты" исемен бирү турындагы Указга кул куюын хәбәр иткәндә, Югары...

"Кайталар кыз казлары", "Тәрәзәләр - әни күзләре", "Әбиләр чуагы" һәм башка җырлары белән халык мәхәббәтен яулаган җырчы ИлСаф "Татарстанның халык артисты" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Әлеге истәлекле вакыйга белән котлап ИлСафның үзенә шалтыраттык. - Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның "Татарстанның халык артисты" исемен бирү турындагы Указга кул куюын хәбәр иткәндә, Югары Осланда концертка әзерләнү белән мәшгуль идек. Шуңа күрә бу шатлыгымны иң беренче булып Югары Ослан тамашачысы белән уртаклаштым. Биш минут буе дәррәү алкышладылар, тәбрикләделәр. Телефоныма да бик күп котлаулар килде. Бәлки бу исем алуым белән килешмәүчеләр дә булыр, әмма мин хезмәтем лаеклы рәвеште бәяләнде дип саныйм. Моның өчен халкыма һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтләремне белдерәм. Киләчәктә дә зур тырышлык белән эшләргә, иҗат итәргә насыйп булсын! - дип сөйләде безгә 22 елдан артык зур сәхнәдә иҗат иткән җырчы ИлСаф. ИлСаф 2003 елда "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булган иде. Эльвира ШАКИРОВА intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев