Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илшат Хәмәдиев: “Барысын да сөйләмим. Хатыным тагын кызым белән күрештерми башлаячак”

Чаллы җырчысы эч серләре белән бүлеште.

Чаллыда җырчы Илшат Хәмәдиев күпләргә таныш. Шәһәр бәйрәмнәрендә еш чыгышлар ясый ул. “Болгар” ансамбленең әйдәп баручы солисты. Аннары, Илшатны Татарстанның атказанган артисты Ринат Хәмәдиевның улы буларак та беләләр. Күптән түгел ул әтисенә багышлап пост та урнаштырды. “Әтием - талантлы җырчы! Мине дә кечкенәдән сәхнәгә алып килде. Бик рәхмәтлемен аңа. Шулай да, элегрәк әтиемә охшыйсым, аны кабатлыйсым килми иде. Тик күптән түгел сәхнәдә чыгыш ясаган видеоларны карап утырдым. Ничек кенә башка булырга теләсәм дә, мин гел әтиемә охшаганмын икән. Тавыш, манера, атлавым, хәтта аякларымның кәкрелеге дә – әтинең копиясе. Хаталарны ясагач, соңыннан үкенеп утыруларым да – гел аныкы. Тик хәзер бер нәрсә үзгәрде – мин әтиемә охшавым белән горурланам. Моңа кызым өйрәтте. Ул да бит минем копиям. Үзе дә моны белә. Миңа охшаган булуына сөенеп йөрүен күрү – үзе бәхет”, - дип язды ул. 

Илшат белән бер бәйрәм чарасы башланганчы кафеда очраштык. Шунда аның тормышы, планнары турында сөйләштек.
- Бер шәп клип төшердек, телеканалларга чыкты. Әлеге “Китмә” җырның авторы танылган музыкант Альберт Исмаил. Дөресен әйткәндә, Альберт белән күптән җыр яздырырга хыяллана идем. Музыкантлар арасында ул иң дәрәҗәле егетләрнең берсе. Альбертны “тотуы” бик авыр да әле. Ул - чын иҗат кешесе, музыкант. Күңел халәтенә буйсынып яши. Шулай да менә ярты еллап уңышлы гына эшләп йөрибез. Көз көне концертлар куярга исәплибез. Аның хит җыры “Гүзәлем” бар иде бит, миңа бирде. “Хәерле иртә, матурым” җырын да яздырабыз, - дип сөйләде Илшат Хәмәдиев. 

Гаиләсе турында да сораштырдым. “Барын да сөйли алмыйм. Берәр кая чыкса, хатыным тагын кызым белән күрештерми башлаячак. Ә мин кызымны бик яратам, аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм”, - диде Илшат моңсу гына. 

Тормыш иптәше белән алар ГЦДТда сәнгать түгәрәгенә йөргәндә, балачакта ук танышалар. Унөч яшьләр тирәсе була аларга ул чакта. Дуслашалар. Үсә төшкәч егет һәм кыз булып йөриләр. Өйләнешәләр. Кызлары туа. Фатир алып Казанга күченәләр. Илшат “Барс медиа”да эшли. Тик озак та үтми гаилә таркала. Илшат барын да калдырып Чаллыга кайтып китә. Инде аерылганнарына ике елдан артык икән.

Күренеп тора, аның теләкләре, планнары зурдан. Без белгәндә генә дә бер клип төшереп, аны ошатмыйча, халыкка бөтенләй чыгармады. Бертуктаусыз эзләнүдә Илшат. 

- Төп эшемдә, барысын җыйсаң, 30 мең тирәсе акча эшлимдер. Көненә кирәк-яракка меңнән артык акча туздырам. Әле фатирга, балага, яңа тормыш башларга да шактый акча кирәк. Шуңа урында утырып торырга ярамый, - ди җырчы. 

Илшатның инде йөрәген яуларга да җитешкәннәр. Әлегә исемен сер итеп калдырды. Җырчының сүзләренә караганда, сөйгәне аны һәр эшендә рухландырып тора. Илшат социаль челтәрләрендә куйган кызыклы видеоларны да ул төшерә икән. “Ул мине башта әзерли, образларны уйлый. Сабыр гына мине төшерә. Аннары видеоларны “монтажлый”, музыкалар куя. Аның тырышлыгына шаккатам мин,” - ди Илшат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы