Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илсур Һадиуллин: «Мәктәпләрне ябарга һәм укытуның дистанцион формасына күчәргә бер дә теләмибез»

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киләсе уку елында нинди яңалыклар көтеләчәген сөйләде.

Татарстанда мәктәпләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү программасы эшләнә
- Яңа уку елына күчик. Ата-аналарны борчый торган кискен проблемаларның берсе - мәктәпләрдә куркынычсызлык. Казан гимназиясендә фаҗигадән соң куркынычсызлык системасы үзгәрәчәкме?
- Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча бөтен ил территориясендә мәгариф учреждениеләре куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бердәм эш башкарыла. Без бу документларны, конкрет карарларны көтәбез.

Татарстанда куркынычсызлыкны тәэмин итү программасы эшләнә. Министрлык исәп-хисап әзерләде һәм Россия Мәгариф министрлыгына юллады. Республиканың барлык 3,6 мең мәгариф учреждениесен террорчылыкка каршы яклауны тәэмин итү өчен финанс ихтыяҗы 5,4 млрд сум тәшкил итә.

- Мәктәпләрнең укыту процессында ниндидер үзгәрешләр, яңалыклар көтеләме?

- 2021 - 2022 уку елында республиканың барлык мәктәпләрендә яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына тулысынча күчү тәмамланачак. Алар инде кабул ителгән һәм 2022 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак. Нәкъ менә киләсе уку елы яңа ФГОС ка күчеш елы булачак.

Моннан тыш, яңа уку елында без тәрбиягә күбрәк игътибар бирәчәкбез. Һәм 1 сентябрьдән тәрбия буенча эш программалары барлыкка киләчәк, мондый хәл элек булмаган. 

Бу һәм башка яңалыклар турында интервьюны түбәндәге сылтамага кереп укый аласыз: https://www.tatar-inform.ru/news/ilsur-xadiullin-u-nas-net-planov-zakryvat-skoly-i-perexodit-na-distancionnoe-obucenie-5832834

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интервью