Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илсөяне САЛАВАТ коткарган 

Илсөя Бәдретдинова Салаватны  «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык. 

Илсөяне САЛАВАТ коткарган 

 Эстраданың популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова Салаватны  «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык. 


– Ун ел элек булган хәл ул. Кибеткә чыгып киттем. Икенче көнне Уфада концертым булырга тиеш иде. Кибеттә бөгелеп төштем. Эчем бик каты авырта башлады. Аппендицит дип уйладым. Ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киттеләр. УЗИдан карагач, менә-менә шартларга торган шеш барлыгы ачыкланды. Ул бик зур иде. Хатын-кызлар өзелеп төшеп калганчы йөри бит инде ул. Мин дә авыртып җәфаламагач, тикшеренеп йөрмәгәнмен. Тиз арада операция кирәк дип чабыша башладылар. Үзегез беләсез, яхшы хирург кулына эләгәсе килә, бигрәк тә үлү куркынычы килеп туганда. Бер мөрәҗәгать итәр кеше юк. Дуслар бит ул табын артында гына утырганда була. Ә минем вакыт аз калып бара. Илфак шунда Салават Зәкиевичка шалтыратты. Ул ялда Төркиядә иде. Шуннан шалтыратып барысын да хәл итте. «Баласы бәләкәй, зинһар, алып калыгыз», – дигән. Янымда йөгерделәр генә. Минем организмның бер үзенчәлекле ягы бар: наркоз кабул итми. Берничә кат ясагач кына йокыга китә алдым. Операция уңышлы узды. Больницадан чыккач, рәхмәт әйтеп Салават абыйга шалтыраттым. Ул шунда: «Балакаем, кем икәнеңне дә белмим, җырларың да ошамый, үзең дә ошамыйсың. Әмма сәламәтлек турында сүз чыга икән, кем булуың мөһим түгел. Синең балаң синнән башка беркемгә кирәк тугел. Үзең үстер, яме», – диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев