Илүзә Әминова: «Бала тапкач, аякка баса алмый яттым»
Танылган коуч моңарчы сөйләмәгән хәтирәләре белән уртаклашты.
Шушы көннәрдә Чаллыда яшәүче татар-коуч Илүзә Әминова икенче кызы Зәлиянең туган көне турында белдереп сторислар урнаштырды. Аңа 14 яшь. Карап торышка фотоларда бәхетле, һәрвакыт елмаеп торучы әти-әни һәм бәхетле кызчыклар. Тик сторисларда язылган хәтирәләргә игътибар итми калу мөмкин түгел. Баксаң, икенче баласын Илүзә бик авыр тапкан.
"Зәлия бик зур булып туды. Шуның аркасында без икебез дә зыян күрдек. Мин ярылып, киселеп, сөякләрем аерылып (бот сөягем чыгып), озак кына аякка баса алмый яттым. Бик каты кысылып туу аркасында Зәлиямә мөстәкыйль имәргә ярамый торды,- дип уртаклаша Илүзә Әминова подписчиклары белән. - Тик безне Аллаһыбыз саклады. Шуңа да мин һәр көнемә, ирем, балаларым өчен Аллаһыма рәхмәтле. Ул безне шулкадәр камил яраткан." Шөкер, бүген аларның бар да яхшы.
Тормыш иптәше Нияз белән төшкән фотога "Бер шәхес әйтмешли, туган көнегез белән мактанмагыз. Сезнең аңа бер катнашыгыз да юк", – дип язу да элгән Илүзә. Кызларының туган көнен әти-әни икесе спа-салонда билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев