Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Имам-мөхтәсиб Җәмигъ мәчете төзелеше барышы белән танышты

Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин шәһәрнең Җәмигъ мәчете төзелеше барышы белән танышты. Аны Җәмигъ мәчетенә финанас ярдәме күрсәтү Фонды директоры Уел Хөсәенов, "Стройтраст" фирмасы генераль директоры Раил Миннегалиев, нәзарәтнең "Вакыф" фонды вәкиле Фәрит Шәрипов, төзелеш участогы башлыгы Алмаз Заманов озатып йөрделәр. Әңгәмә вакытында Алмаз Заманов болай диде: "Август ахырына...

Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин шәһәрнең Җәмигъ мәчете төзелеше барышы белән танышты. Аны Җәмигъ мәчетенә финанас ярдәме күрсәтү Фонды директоры Уел Хөсәенов, "Стройтраст" фирмасы генераль директоры Раил Миннегалиев, нәзарәтнең "Вакыф" фонды вәкиле Фәрит Шәрипов, төзелеш участогы башлыгы Алмаз Заманов озатып йөрделәр. Әңгәмә вакытында Алмаз Заманов болай диде: "Август ахырына билгеләнгән эш күләмен - I этапны тәмамларга планлаштырабыз. 1300 кубометр бетон саласыбыз, 150 тонна арматураны урнаштырасыбыз бар. Бу эшләргә "Стройтраст" фирмасының 45 эшчесе, 3 берәмлек техника җәлеп ителгән. Эш ял көннәрсез алып барыла. Моннан соң цоколь каты стенасына гидроизоляция ясыйсы, аны җир белән тигезлисе кала. Бетон белән тоткарлык юк, әлегә график буенча барабыз."

Төзелешкә финанс ярдәме җәлеп итү фонды җитәкчесе Уел Галим улы исә әйтелгәннәргә болай дип өстәде: "Монда барысы да җитә, тик финанслар гына җитми. Цоколь катын төзеп бетерү, аңа гидроизоляция ясау, җир белән күмү, консервацияләү өчен тагын өстәмә рәвештә 15 млн. сум акча таләп ителә. Иң беренчедән, ярдәм итүчеләргә рәхмәтемне әйтәсем килә. Нигез салуга "Чаллы икмәге", "Сатурн" җәмгыятләре шактый өлеш кертте. Хәтта пенсионерлар да пенсияләреннән өлеш чыгаралар. ГЭСта яшәүче бер мөселман әбиебез бар. Квартал саен килеп бухгалтериябезгә 14-15 мең сум акча тапшыра. Шундый кешеләр булганда мәчетебезне төзи алырбыз дигән өметебез көчәя. "Стройтрастка" бик зур рәхмәт. Алар финанслау тулысынча булмаса да, цоколь катын быел тәмамларга ният итәләр."

Төзелеш барышы белән танышканнан соң Әлфәс хәзрәт фонд офисында төзелеш барышы буенча зур булмаган киңәшмә уздырды, диелә шәһәр матбугат үзәгеннән алынган хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев