Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Имгәнмик, җәрәхәтләнмик!

Яллар тик яхшы яктан гына истә калырлык мизгелләр бүләк итсен.

Бәйрәм көннәрендә күпләребез табигать кочагына, бакчага барырга җыена. Күңелле мәшәкатьләр, ял сәгатьләре тик яхшы яктан гына истә калырлык мизгелләр бүләк итсен дисәк, игътибарлы һәм сак булсак иде.

Кыштан соң бакча йортына кергәч тә, аның ишек-тәрәзәләрен ачып куеп, суны берничә тапкыр алыштыра-алыштыра, юып чыгарырга кирәк. Тычканнар калдырган “сәләм”нәрне юк иткәч кенә, йорттагы әйберләрдән файдаланырга ярый. Ә бәрәңге базына төшәр алдыннан, аны 4-5 сәгать ачып тотарга киңәш ителә.  
Урманга барсагыз, талпаннан сакланыгыз. Тәннең ачык җирләрен мөмкин кадәр азрак калдырыгыз. Талпан бигрәк тә чәч араларына, тире йомшак булган урыннарга, колак яны, култык асларына кадала.
Талпан кергән очракта, марля белән уратылган пинцет яки бармаклар белән яхшы итеп тотып, аны төрле якка 1-3 тапкыр борырга кирәк. Тартып чыгарырга тырышкан очракта, бөҗәкнең тән эчендә өзелеп калу ихтималы бар. Махсус инструментлар булмаганда, каты җеп кулланырга була. Җептән ясалган элмәкне тәнгә якынрак китереп кысып, кадалган талпанны селкетергә кирәк. 
Чистартылган ярага йод катнашмасы яки башка төрле антисептик сөртергә киңәш ителә. 
Туфрак быел озак җылыначак, шуңа күрә җиргә утырганда игътибарлы булыгыз. Ә ул җылына төшкәч, еланнар да күренә башлый. Еланнардан саклану өчен 
озынрак кунычлы итек кияргә кирәк. 
Учак якканда, аның урынындагы җирнең бер катламын көрәк белән алып, тирә-ягына өеп куярга киңәш ителә. Палатка корсагыз, ул учактан ерактарак булсын. 
Табигать кочагында табын әзерләгәндә чүп-чар салыр өчен полиэтилен капчыклар алырга онытмагыз. Азык калдыкларын җиргә күмегез, кәгазьләрне яндырыгыз, калганын үзегез белән алып китегез. Сездән соң чиста урын калырга тиешлеген онытмагыз. 
Табигать кочагына балалар белән барсагыз, аларга алмаш кием алырга онытмагыз. Алар өчен уен төрләрен алдан уйлап, хәстәрләп куегыз. 
Өлкәннәргә дә шашлык пешкәнче вакытны үткәрергә берничә уен тәкъдим итәбез. 
“Крокодил” уены. Уенны алып баручы катнашучыларга рольләр тәкъдим итә. Әйтик, табиб. Ул арадан бер кешене сайлап, аны дәваларга тиеш. Яки “мут күз”. Бу роль эләккән кеше кемнедер үзенә “гашыйк итәргә” тиеш. Моның өчен ниләр эшләргә һәр уенчы үзе хәл итә. 
“Сафка бас” уены. Алып баручы бер тема тәкъдим итә. Әйтик, алфавит. Исемнәрен шушы тәртипкә куеп, уенчылар берсе артыннан берсе тезелә. 
“Мимино”. Уенчыга бер образ тәкъдим ителә. Ул аны сүзсез генә гәүдәләндерергә тиеш. 
Ялларыгыз күңелле, файдалы һәм хәвефсез булсын, дуслар! 

Резида ВӘЛИТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев