Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җимлекләр куярга соң түгел

Кошлар өчен иң авыр чор

 

Яз-барлык кешеләр өчен дә күңелле вакыт. Язгы табигатькә карап күңел сөенә,кәефләр күтәрелә. Тик кошлар өчен бу авыр вакыт санала. Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык-аларның иң явыз дошманы. Яз көне агачларда миләш, балан җимешләре инде чүмләнеп беткән. Кошлар шушы авыр вакытны үткәрү өчен төркемнәргә җыелалар. Берсе азык тапса, барысына да хәбәр итә. Башкалар ашаганда яки ял иткәндә берсе сакта тора. Бергә булганда зуррак ерткычлардан котылу җиңелрәк.

Җимлекләр эленеп куела торган булса әйбәтрәк, чөнки андыйларга каргалар, күгәрченнәр керә алмый. Кошларны песиләрдән саклау өчен, җимлекләрне җирдән биеккәрәк эләргә киңәш ителә. Җимлекләрне тары, солы, арпа кебек ярмаларны ит кисәкләре белән кушып тутырырга була. Күп кенә кошлар көнбагыш орлыкларын ярата. Песнәкләр өчен җепкә туңмайны элеп куярга була, дип киңәш итә белгечләр.

Ләкин шунысын да истә тотарга кирәк, кошларга теләсә нинди азык бирергә ярамый. Әйтик, ак ипине киптереп, ваклап бирергә кирәк. Чөнки туңган зур кисәкләрне алар чукый алмыйлар. Кара арыш ипие дә кошларга зыянлы. Шулай аларга борчак, перловка ярамый. Ашказанында бүртеп, алар кошларны үлемгә китерә. Ярмалардан алар геркулес, тары ярмасын яраталар. Кайсы кошларга нинди ризыклар ярый соң? Карабүрек-көнбагыш, кабак, карбыз орлыклары белән туклана. Песнәк- агач һәм куак каерыларындагы бөҗәкләр белән тулана, җимлеккә дә бик рәхәтләнеп очып килә. Ә чыпчык – ярма, төрле орлыклар, ипи валчыкларын яратып ашый. Миләш чыпчыгы исә миләш һәм балан җимешләре белән туклана. Кошлар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Без аларга ярдәм итеп,кошларны гына түгел,үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Алар урман-кырларыбызны, басуларыбызны корткычлардан саклый. Кошлар  турында,кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.

 

Фото: Рузилә Гатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев