Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Имтихан бирү катгыйлана

2016 елның 1 гыйнварыннан машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә имтихан бирү тәртибе катлаулана.

Хәзерге вакытта теория өлешендәге тесттагы 20 сорауның икесенә дөрес җавап бирмәсәң дә, имтиханны уңышлы узган булып санала идең. Яңа кагыйдәләр буенча, дөрес булмаган һәр җавап өчен өстәмә биш бирем чишәргә туры киләчәк. Махсус мәйдандагы имтиханнарга исә, «змейка», «эстакада» һәм «гаражга керү»дән тыш «параллель паркинг» һәм «пассажирны машинадан имин төшерү өчен туктау» кебек биремнәр дә өстәлә. Машина йөртү таныклыгының тышкы кыяфәтен дә үзгәртергә җыеналар. Автомат күчергеч тартмасында гына хәрәкәт итә белүчеләрнең машина йөртү таныклыгында бу хакта тамга куелачак. Шулай ук машина йөртүченең сәламәтлеге белән бәйле үзенчәлекләре дә документта күрсәтеләчәк. Әлеге үзгәрешләр яңа елдан гына гамәлгә керсә, юл-транспорт һәлакәтләренә кагылышлылары инде июль аеннан көчендә. Билгеле булганча, хәзер яңа таләпләр нигезендә, авариягә юлыккан затлар юл-транспорт һәлакәтен полиция хезмәткәрләреннән башка гына терки ала. Кызганыч, әлеге мөмкинлектән файдаланучылар саны һаман да шактый аз булып кала бирә. Татарстанның Дәүләт автомобиль инспекциясе исә йөртүчеләргә ярдәм итү максатыннан махсус ресурс эшләтеп җибәрелгәнлеге турында тагын бер кат хәбәр итә.

Гомумән, әгәр авариягә очраган машиналар башка транспорт чараларының хәрәкәте өчен авырлык тудырса, юл-транспорт һәлакәтендә үлүче һәм җәрәхәтләнүчеләр булмаса йөртүчеләр машиналарын юлдан алырга бурычлы. Моның өчен алар юл-транспорт һәлакәтен үзләре теркәргә тиеш. Яңа закон нигезендә, аварияне теркәмичә, ЮХИДИ идарәсе вәкилләрен көтеп утыручыларга 1 мең сум күләмендә штраф та салынырга мөмкин, хәтта.

Әлбәттә, әлеге кагыйдәләргә тиз генә күнегү мөмкин түгел. Шуңа күрә Татарстанның дәүләт автоинспекциясе республика йөртүчеләренә ярдәм итү максатыннан махсус мәгълүмати-белешмә ресурс эшләтеп җибәрде дә инде. ЮХИДИ идарәсенең рәсми сайтында (gibdd.ru) барлыкка китерелгән бу сайт йөртүчеләргә интерактив режимда юл-транспорт һәлакәтен теркәү кагыйдәләрен өйрәтә.

Ресурстан файдалану өчен сайтның "Юл-транспорт һәлакәтен теркәү" бүлегенә (www.gibdd.ru/assistant/dtp) керү сорала. Мәгълүмат белән танышканнан соң, андагы сорауларга җавап бирергә кирәк. Бу эш сез юлыккан юл-транспорт һәлакәтенә туры килә торган алгоритмга туры китереп башкарылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев