Имтиханга гариза язарга кирәк
Дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарында катнашу өчен 9 сыйныф укучылары 1нче мартка кадәр үз мәктәбендә гариза язарга тиеш. Гаризада укучы сайлаган предметлар һәм йомгаклау аттестациясенең формасы күрсәтелә.
Аттестат алу өчен укучылар ике мәҗбүри фәннән имтихан тапшырырга тиеш - рус теле һәм математика. Калган ике фәнне алар үзләре сайлап алырга хокуклы. Дүрт предметтан да имтиханнарны уңышлы тапшырганнарга гына аттестат бирелә. 9нчы сыйныфларның төп дәүләт имтиханнары (ОГЭ) 2017нче елда 3 этапта үтәчәк. Вакытыннан алда - 20нче апрельдән 6нчы майга кадәр, төп дулкын - 26нчы майдан 24нче июньгә кадәр һәм өстәмә дулкын (сентябрь аенда) - 5-22нче сентябрьдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев