Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Имтиханнарга үзгәрешләр кертелде

Бердәм дәүләт имтиханын уздыруга ел саен ниндидер үзгәрешләр кертелә. 2015-2016 уку елында да йомгак сынавын үткәрүдә яңалыклар шактый булачак. Аларның барысы да имтиханны тагын да гаделрәк, камилрәк итүне күздә тота, диләр белгечләр. Сайлау буенча бер төркем предметларда тест өлеше бетерелә. Шулай итеп, быелдан география, тарих, информатика һәм җәмгыять белеме буенча...

Бердәм дәүләт имтиханын уздыруга ел саен ниндидер үзгәрешләр кертелә. 2015-2016 уку елында да йомгак сынавын үткәрүдә яңалыклар шактый булачак. Аларның барысы да имтиханны тагын да гаделрәк, камилрәк итүне күздә тота, диләр белгечләр.

Сайлау буенча бер төркем предметларда тест өлеше бетерелә. Шулай итеп, быелдан география, тарих, информатика һәм җәмгыять белеме буенча имтиханда "кыек атып туры тидерүгә" өметләнергә кирәкми.

Тиздән төрле вариантлардан җавапны сайлап ала торган биремнәрне 9нчы сыйныфтан соң тапшырыла торган йомгаклау аттестациясендә дә бетерергә җыеналар.

Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов әйтүенчә, яңалыклар укучыларга тулы күләмдә үз белемен һәм алган күнекмәләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү өчен сайлап алу вариантлары бетерелә. Еш кына җавап дөрес булмыйча, фикерләү юнәлеше дөрес юнәлештә була. Шул ук вакытта хәзер БДИны тапшыру һәм тикшерү технологиясе уникаль һәм соңгы нәтиҗәне генә түгел, биремнәрне эшләү процессын да бәяләргә мөмкинлек бирә.

- Мәҗбүри предметлар буенча җитди үзгәрешләр юк. Имтиханга, элеккечә, йомгак иншасы язган һәм уңай нәтиҗә күрсәткән укучылар гына кертелә. Рус теленнән 36 балл, профиль юнәлештәге математика буенча 27 балл җыярга кирәк. Гуманитар юнәлеш буенча гына китәргә теләүчеләр яки вузга кермәүчеләр математиканы база дәрәҗәдә тапшыра ала. Бу очракта нәтиҗә 5 баллы система буенча чыгарыла. Сынауны уңышлы бирү өчен "өч"ле алу да җитә, - ди Сергей Кравцов.

Бу көннәрдә сынау рәвешендә илебезнең 19 мең мәктәбендә белем алучылар бөтенроссия тикшерү эшләре язуда катнаша. Киләчәктә бу төр эшләрне һәр ел саен барлык сыйныфлар өчен үткәрү күздә тотыла. Әмма аларны этаплап кертергә ниятлиләр. Быел рус теле һәм математика буенча сынауны апробация рәвешендә 4нче сыйныфлар яза. 2016 елда инде алар өчен бу сынау мәҗбүри булачак, ә 5нче сыйныфлар арасында тәҗрибә үткәреләчәк. Бу төр эшләр мәктәпләр һәм ата-аналар өчен укучыларның реаль белемен ачыклау инструменты дип санала.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: "Балаларда Бердәм дәүләт имтиханына карата психологик киртәләр саклана. Без моны җиңәргә тиеш. Укучының белемен даими төстә тикшереп тору гамәлгә кертелсә, балалар имтиханны гадәти күренеш итеп кабул итәргә өйрәнер дип уйлыйбыз", - ди.

Тиздән БДИны кытай теленнән дә тапшыра башлаячаклар. Бүген Россиядә 4 мең укучы бу чит телне өйрәнә. Татарстанда кытай телен 6 мәктәп укучылары үзләштерә. Россиянең 16 төбәгендә 8-11нче сыйныфта белем алучы 16 мең укучы тәҗрибә рәвешендә кытай теле буенча БДИ биреп карады инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев