Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Имтиханнар вакыты расланды

2019 елгы БДИ расписаниесе мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Фе-дераль хезмәте тарафыннан рәсми рәвеш-тә расланган.

Ике ведомствоның уртак бо-ерыгы хокукый мәгълүматның рәсми пор-талында урнаштырылган.
Әйтик, БДИның вакытыннан алда этабы 20 мартта география һәм әдәбияттан баш-лана. (Кагыйдә буларак, анда имтихан югары уку йортына керү өчен кирәк бул-ган узган ел чыгарылыш сыйныф укучыла-ры катнаша). Ул 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
2019 елда чыгарылыш сыйныф укучы-ларының күпчелеге өчен БДИның төп эта-бы 27 майдан 1 июльгә кадәр узачак. Шу-лай ук география һәм әдәбият фәненнән 27 майда башлана.
29 майда чыгарылыш сыйныф укучыла-ры математиканы (шул ук вакытта "про-филь" һәм "база" тапшырачак");

31 май - тарих һәм химия;

3 июнь - рус теле;

5 июнь - чит телләр һәм физика буенча язма өлеш;

7 һәм 8 июнь - чит телләр буенча тел-дән ("сөйләшә" бүлеге);

10 июнь - җәмгыять белеме;

13 июнь - биология һәм информатика.

Шуннан соң сайлау буенча имтиханнар көн саен уза торган балалар өчен резерв көннәр каралган. Әйтик, әгәр кемдер БДИ һәм географияне, әдәбиятны сайлаган икән, ул 17 июньдә икенче фәнне тапшы-ра алачак. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда БДИда катнашу өчен барлыгы 779 меңнән артык кеше гариза тапшырган. Бу узган ел белән чагыштырганда 50 меңгә күбрәк. Быел сайлау буенча мәктәп укучылары арасында иң популяры җәмгыять белеме булды. Аны 385 меңгә якын кеше тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев