Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Им­ти­хан­нар­га ерак кал­ма­ды

Им­ти­хан­нар­ны тап­шы­ру­ның төп ва­кы­ты 31 май­дан алып 2 июль­гә ка­дәр, өс­тә­мә ва­кыт 12 июль­дән 17се­нә ка­дәр.

Шә­һә­ре­без­дә 5082 уку­чы 9нчы сый­ныф­ны тә­мам­лый. Бы­ел алар ике төп дә­ү­ләт им­ти­ха­нын гы­на тап­шы­ра­чак: рус те­ле һәм ма­те­ма­ти­ка, баш­ка ел­лар­дан аер­ма­лы бу­ла­рак, та­гын ике фән бу­ен­ча им­ти­хан­нар тап­шы­рыр­га ки­рәк тү­гел. Бо­лар уры­ны­на алар үз­лә­ре сай­ла­ган бер фән бу­ен­ча кон­троль эш яза­чак. Кон­троль эш­ләр 18 май­дан алып 21 май­га ка­дәр үтә­чәк. Алар­ның нә­ти­җә­лә­ре ат­тес­тат алу­га йо­гын­ты яса­мый. Мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле һәм ин­ва­лид ба­ла­лар кон­троль эш­ләр­не те­ләк­лә­ре бул­са гы­на яза.

Төп дә­ү­ләт им­ти­хан­на­рын тап­шы­ру ва­кы­ты: 24 май­дан - 28енә ка­дәр.

Бер­дәм дә­ү­ләт им­ти­хан­на­рын исә бы­ел 2005 уку­чы тап­шы­ра­чак. Алар 15 ап­рель­дә йом­гак­лау ин­ша­сын уңыш­лы яз­са­лар гы­на ат­тес­та­ци­я­гә кер­те­лә­чәк.

Им­ти­хан­нар­ны тап­шы­ру­ның төп ва­кы­ты 31 май­дан алып 2 июль­гә ка­дәр, өс­тә­мә ва­кыт 12 июль­дән 17се­нә ка­дәр.

11нче сый­ныф уку­чы­ла­ры ара­сын­да им­ти­хан би­рү өчен сай­лан­ган иң по­пу­ляр фән - җәм­гыять бе­ле­ме. Аны 738 уку­чы би­рә­чәк, фи­зи­ка­ны - 413, хи­ми­я­не – 358, би­о­ло­ги­я­не – 390 ба­ла тап­шы­ра­чак. Мәк­тәп­ләр­дә бе­рәр уку­чы не­мец һәм ис­пан тел­лә­рен сай­ла­ган.

Мә­га­риф ида­рә­се баш­лы­гы Рөс­тәм Ху­җин мәк­тәп­ләр­дә ба­ла­лар­ны бе­рен­че сый­ныф­ка ка­бул итү һәм ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на юл­ла­ма­лар би­рү баш­лан­га­нын да хә­бәр ит­те. Бы­ел бе­рен­че сый­ныф­ка 8700 ба­ла ки­лә­чәк.

«По­ли­линг­валь мәк­тәп­кә ка­бул итү­гә кил­гән­дә ус­тав, нор­ма­тив до­ку­мент­лар ка­бул ител­гәч, шә­һәр­дәш­ләр­гә бу ту­ры­да хә­бәр итә­чәк­без. Мә­лә­кәс аръ­я­гын­да­гы мәк­тәп (14 нче гим­на­зия бу­лыр дип план­лаш­ты­ры­ла) бу­ен­ча 39нчы мәк­тәп­тә уку­чы ба­ла­лар­ның әти-әни­лә­ре бе­лән әң­гә­мә ко­ра­быз», - ди­де ида­рә баш­лы­гы.

Со­рау­лар бул­са, 8-965-623-85-25 но­мер­лы кай­нар ли­ни­я­гә шал­ты­ра­тыр­га бу­ла.

Фото: 24rus.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев