Иң күп кан бирүче вафат булган
Яңалыклар тасмасы

Иң күп кан бирүче вафат булган

Ул 1173 тапкыр кан тапшырган.

Дөньяда иң күп кан плазмасын тапшыручы  австралияле Джеймс Харрисон 88 яшендә йоклаган җиреннән вафат булган.  Ул 2 миллионнан артык баланың гомерен саклап калырга ярдәм иткән. 

 Джеймс Харрисон 1954 елда балигъ булгач ук кан тапшыра башлаган.  Аның кан плазмасында йөкле хатын-кызларда резус-конфликт булдырмаучы һәм яралгының гомерен коткарып калучы сирәк очрый торган Anti-D антитәнчек тапканнар. 

Харрисон 1173 тапкыр кан тапшырган һәм 2,4 миллионнан артык сабыйның гомерен коткарган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


үлем-китем

Нет комментариев