Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җинаятьләр “кайнар эз” дән ачыла

Чал­лы­да про­фи­лак­тик бан­нер­лар са­ны арт­ты. Алар­ны кую җи­на­ять­ләр­не "кай­нар эз­дән" ачу­га ба­гыш­лан­ган бри­финг бе­лән бер ва­кыт­ка ту­ры кил­де. Сер тү­гел, җи­на­ять­не по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре­нең ни­ка­дәр тиз­рәк бе­лүе ях­шы­рак. Бу җи­на­ять­не ачу мөм­кин­ле­ген арт­ты­ра. Рос­сия эч­ке эш­ләр ми­нис­тр­лы­гы­ның Чал­лы бу­ен­ча ки­зү бү­ле­ге баш­лы­гы Ил­дар Хәй­рул­лин әй­түен­чә, 2017 ел­да по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре­нә төр­ле дә­рә­җҗ­дҗ­ге...

Чал­лы­да про­фи­лак­тик бан­нер­лар са­ны арт­ты. Алар­ны кую җи­на­ять­ләр­не "кай­нар эз­дән" ачу­га ба­гыш­лан­ган бри­финг бе­лән бер ва­кыт­ка ту­ры кил­де.
Сер тү­гел, җи­на­ять­не по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре­нең ни­ка­дәр тиз­рәк бе­лүе ях­шы­рак. Бу җи­на­ять­не ачу мөм­кин­ле­ген арт­ты­ра. Рос­сия эч­ке эш­ләр ми­нис­тр­лы­гы­ның Чал­лы бу­ен­ча ки­зү бү­ле­ге баш­лы­гы Ил­дар Хәй­рул­лин әй­түен­чә, 2017 ел­да по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре­нә төр­ле дә­рә­җҗ­дҗ­ге 118 мең­нән ар­тык хә­бәр кер­гән. 5800дән ар­ты­гы бу­ен­ча җи­на­ять эше ачыл­ган, 7 мең­нән ар­ты­гы бу­ен­ча ад­ми­нис­т­ра­тив бер­кет­мә тө­зел­гән. Ә 62 меңнән ар­ты­гын­да ад­ми­нис­т­ра­тив хо­кук бо­зу яи­сә җи­на­ять бил­ге­лә­ре та­был­ма­ган.

"Кай­нар эз­дән" 516 җи­на­ять ачыл­ган. Бу бар­лык җи­на­ять­ләр­нең 9%ы. Зы­ян күрү­че­ләр­нең кал­ган­на­ры да ва­кы­тын­да хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры­на мө­рьәҗ­гать ит­кән бул­са, бу сан ар­тыг­рак бу­лыр иде. Шә­һәр­дәш­лә­ре­без бе­рен­че 10 ми­нут­та ук по­ли­ци­я­гә хәбәр ит­сәләр, җи­на­ять­не ачу мөм­кин­ле­ге 70%тан ар­та. Чал­лы­да 5 про­фи­лак­тик бан­нер бар. Алар­да ис­тә ка­ла тор­ган 02 һәм 112 те­ле­фо­ны языл­ган. Шәһәр­дәш­ләр җи­на­ять ту­рын­да ки­чек­мәс­тән шул те­ле­фон­нар бу­ен­ча хәбәр ит­сен­нәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев