Җиңел машина йөртүчесе җан бирде
Яңалыклар тасмасы

Җиңел машина йөртүчесе җан бирде

Автоинспекторлар һәлакәт сәбәпләрен тикшерә.

Минзәлә районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. 54 яшьлек «Лада» машинасын йөртүче идарә итүне югалта һәм йөк машинасы астына барып керә. Йөк машинасы ватылу сәбәпле юл кырыена туктаган булган.

Дәүләт автоинспекциясенең якынча мәгълүматлары буенча, җиңел машина йөртүче тизлек режимын бозган. Нәтиҗәдә үзе һәлакәт урынында һәлак булган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалту үлем-китем Юл -транспорт һәлакәте

Нет комментариев