Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Иннокам» эре компанияләрнең глобаль конференциясен үткәрә

«Иннокам» Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры БДБ территориясендә беренче тапкыр TCI XXIV Глобаль конференциясен үткәрә.

TCI NETWORK (Испания) - югары технологияле компанияләрнең конкурентлылык сәләтен үстерү өлкәсендә әйдәп баручы глобаль челтәр (110 ил, 9000нән артык эксперт).
Чара 17 сентябрьгә кадәр көндезге һәм онлайн форматта узачак.
Иннокам кластеры 6 муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан, шул исәптән Татарстан Республикасының автомобиль төзелеше үзәгендә – Яр Чаллы шәһәрендә.
TCI-2021 конференциясе «Партнерлыкта тотрыклы киләчәк булдыру» шигаре астында узачак һәм кластер инициативалары, инновацион тәэмин итү, кеше потенциалын ачу һәм циркуляр икътисад принципларын тормышка ашыру өчен мәйданчык булачак.
Программа 3С уникаль концепциясе буенча төзелгән (Cities – шәһәрләр, Collaboration – хезмәттәшлек, Сircular economy – циркуляр икътисад) һәм эшлекле өлешне, кластер турлары форматында Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының инновацион икътисад объектлары белән танышуны, шулай ук мәдәни программаны үз эченә ала. Чараның эш теле инглиз теле, эшлекле программа докладлары рус теленә синхрон тәрҗемә белән үрелеп барачак.
Хәзерге вакытта конференциядә 25тән артык ил вәкилләре катнашырга теләк белдерде, алар арасында Евразия икътисадый комиссия министрлары, Стратегик инициативалар агентлыгы җитәкчелеге, шәһәр мэрлары, KPMG, DIDI, МЕГА сәүдә үзәге, «Татнефть» ААҖ, «Сибур» ААҖ, «Газпромбанк», «Сколково» Фонды, Strategy Partners Group, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкилләре.

Төп спикерлар арасында Дмитрий Песков Россия Федерациясе Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле; Бёрге Бренде, Бөтендөнья икътисадый форумының идарәче директоры; Руди де Вейле, футуролог, инновацион һәм стратегик идарә буенча эксперт, кеше потенциалын өйрәнү өлкәсендә иң мөһим лидерларының берсе; Мерет Даниэль Нильсен, TCI Network һәм Cluster Excellence Дания компаниясе президенты һәм башкалар.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар