Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Институтка кертәм дип, 200 мең сум сораган

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында эшләүче 24 яшьлек ир-егет 200 мең сум ришвәт алырга ниятләгән.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында эшләүче 24 яшьлек ир-егет 200 мең сум ришвәт алырга ниятләгән. Тик бу уе барып чыкмаган, аны кулга алганнар.
Быел яз ул үзенең бер танышының кызын институтка укырга кертәм, дип ышандырган.
"Мин кабул итү комиссиясендә эшлим", - дип тә шапырынган. Бу сүзе, әлбәттә, дөреслеккә туры килмәгән.
Кызны студент итәр өчен, ул 200 мең сум акча сораган. Әлеге сумманың яртысын алган вакытта, аны полиция хезмәткәрләре эләктергән. Тиз генә баемакчы булган ир-егетне эшеннән куганнар. Ул үзенең гаебен тулысынча таныган.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/institutka-kert-m-dip-200-me-sum-soragan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев