Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Интернет өчен салым

Быелның көзендә интернет челтәреннән файдаланган өчен салым түләүне кертергә исәплиләр. Бу хакта РФ Мәдәният министрлыгының белдерү хатында бәян ителде. Министрлык "Мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә интеллектуаль эшчәнлекнең нәтиҗәләрен куллануны камилләштерү өлешендә РФ Гражданлык кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон проектын эшли башлаган. Проектның үз көченә керү вакыты 3нче кварталга каралган, ахыргы тексты бу...

Быелның көзендә интернет челтәреннән файдаланган өчен салым түләүне кертергә исәплиләр.

Бу хакта РФ Мәдәният министрлыгының белдерү хатында бәян ителде. Министрлык "Мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә интеллектуаль эшчәнлекнең нәтиҗәләрен куллануны камилләштерү өлешендә РФ Гражданлык кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон проектын эшли башлаган. Проектның үз көченә керү вакыты 3нче кварталга каралган, ахыргы тексты бу елның 21 апреленә тапшырылырга тиеш. Документта министрлык "музыкаль әсәрләргә, башкаручыларның язмаларына, фонограммаларга, әдәби әсәрләргә һәм аудиовизуаль әсәрләргә" гаять зур күләмдә лицензия кертүне тәкъдим итә. Интеллектуаль мөлкәтнең реестрын авторлык хокуклары белән уртак идарә итүче махсус оешма алып барачак. Ул исемлеккә теләсә нинди иҗат җимешен кертергә яки төшереп калдырырга хокуклы.

Элегрәк интернетта Россия хокук ияләре берлегенең авторлык кертемнәрен җыюны кертү тәкъдиме ил җитәкчелеге тарафыннан яклау тапмаган иде. Элемтә һәм икътисадый үсеш министрлыклары бу концепциягә каршы чыкты. Элемтә министры урынбасары Алексей Волин "Ведомости" газетасына биргән әңгәмәсендә бу фикерне "мәгънәсез" дип белдергән. Икътисадый үсеш министрлыгында Россиядә инде фильмнарның һәм сериалларның хокукларын яклаучы пиратлыкка каршы законның 2014 елның җәеннән эшләп килүен әйткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев