Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Интернет һәм яшьләр

Соңгы 15-20 ел эчендә үтеп кергән яңа информацион технологияләр безнең җәмгыятьне тамырдан үзгәртте. Халык яңача аралаша, вакытын да башкача үткәрә башлады. Яңа заманның язылмаган яңа кануннары. Иң кызыгы шунда: чын, тере аралашулар, дуслар белән очрашулар кимеде. Урамда кемгә генә карама, олысының, кечесенең кулында кәрәзле телефон, планшетлар. Үзем белән дә шул...

Соңгы 15-20 ел эчендә үтеп кергән яңа информацион технологияләр безнең җәмгыятьне тамырдан үзгәртте.

Халык яңача аралаша, вакытын да башкача үткәрә башлады. Яңа заманның язылмаган яңа кануннары. Иң кызыгы шунда: чын, тере аралашулар, дуслар белән очрашулар кимеде. Урамда кемгә генә карама, олысының, кечесенең кулында кәрәзле телефон, планшетлар. Үзем белән дә шул ук хәл. Мин дә телефонсыз, интернетсыз яши алмам кебек. Интернет, социаль челтәрләр төрле якларга, чит илләргә таралган дуслар, танышлар, туганнар белән аралашырга, аларның яңалыкларын белеп, күреп торырга мөмкинлек бирә.

Гомумән, глобаль пәрәвәз бөтен дөньяга тәрәзә ача. Мин үзем рәхәтләнеп Британия, Америка вакытлы матбугатын күзәтәм, оригиналда безнең китапханәләрдә, кибетләрдә табып булмаган чит ил язучыларының әсәрләрен укыйм, фильмнар карыйм.

Берәүләр әле аның ярдәмендә акча да эшли, алыпсатарлык белән дә шөгыльләнә, икенчеләре эшкә урнаша, яңа мәгълүмат ала, таныша, дуслаша, хәтта кияүгә чыга һәм өйләнә. Әйе, әйе дөрес укыдыгыз, интернет аркылы танышып, өйләнешүчеләр минем танышларым арасында да бар.

Мондый танышуларны хуплаучылар да, каршы чыгучылар да шактый.

Без дә уңай һәм тискәре якларын карап үтик әле. Беренчедән бу вакытны экономияли (өйдән чыкмый гына күп кеше белән танышып була), икенчедән үзеңне кызыксындырган кеше белән генә аралаша аласың, өченчедән аның фотосын да карап азмы-күпме фикер туплый аласың.

Шулай да виртуаль танышулар вакытында компьютерның икенче ягындагы кешене рәхәтләнеп алдарга була. Каян белә ул сиңа 50 яшь икәнлеген, танышу сайтындагы анкетада 20 яшьлек егет фотосы тора. Мондый танышлыкның төп минусы - алдау. Кеше җинаятьче, маньяк та булырга мөмкин. Гомумән, болай танышу бик ышанычлы түгел.

Ләкин, яшьләр моңа артык игътибар итми. Әйтик, минем дус кызым интернет аркылы танышып кияугә чыкты. Ире белән инде 3 ел бергә матур гына яшәп яталар.

Матбугатта интернет аркылы танышып, французга кияугә чыккан Чаллы кызы турында да яздылар.

Мин үзем дә шундый очрашуларга баргаладым. Дусларым күп булгач, беренче очрашуга аларга ияреп, иптәш булып чыккан чаклар да, үзем интернетта танышып барганнары да булды.

Студентлар арасында тулай торакта яшәүчеләргә мондый танышулар уңайлы да. Әйтик, в контакте социаль челтәрендә мин яшәгән тулай торакның үз төркеме бар. Анда танышулар өчен махсус бүлекчә төзелгән. Шунда танышасың да коридорга чыгып очрашасың, аралаша башлыйсың. Әйтик, кемнеңдер синең белән танышасы килеп йөри, ләкин шәхсән сиңа килергә ояла, мондый очракта ул хат яза ала.

Үземнең дә шундый кызык вә кызганыч тәҗрибәм булды. Социаль челтәрдә дусларга бер егет өстәлде. Ярый языша, аралаша башладык. Тик менә ул бер дә очрашырга ашыкмады. Бу хакта сүз башласам, ул аны икенчегә бора, я кире кага. Бер-ике тапкыр киләм дип алдады, әмма килмәде. Язган хатлары буенча күрәсе килә кебек, әмма аны нидер тота. Интернет битендәге сәхифәсенә кердем дә дуслары арасыннан минем белән бер уку йортында укыган кызны эзләп таптым һәм аның аша гына элемтәгә кердем. Егетебез исә ул кызны да очрашуга киләм дип алдап йөри икән. Әгәр дә берәребез килергә ризалатсак, очрашуга бергәләп барабыз дип сөйләштек аның белән.

Мөгаен, берәр җитексезлеге бардыр моның дип шикләнә башладым. Язышуыбыз дәвам итте. Аңа кат-кат: "Мин кешенең тышкы кыяфәтенә игътибар итмим, иң мөһиме күңеле матур булсын", - дип яза торгач, килергә ризалашты. Соңгы минуткача ышанмадым, әмма килде ул. Хактан да ДЦПның җиңелрәк төре белән авырган икән, әйтмәгән.

Очраштык, сөйләштек. Соңыннан мин үз юлым белән, ул үз юлы белән китте. Кыскасы, башка интернет аркылы танышмыйм дип үз-үземә сүз биреп кайттым мин очрашудан.

Виртуаль танышулар вакытында кешене бер төрле күз алдына китерәсең, гәрчә фотолар булса да, ә тормышта кеше гел икенче булып чыга. Шундый хәлдән күңел кайта.

Ә теге кыз белән төрле шәһәрләрдә яшәсәк тә, аралашып торабыз: әлбәттә, интернет аркылы(ярдәмендә).

Яшәсен интернет!

Роза Минеханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев