Интим да юк, акча да юк - Чаллыда егет алданды
Яңалыклар тасмасы

Интим да юк, акча да юк - Чаллыда егет алданды

Берничә тапкыр акча түләттергәннәр.

Беркайда эшләмәүче 24 яшьлек егет 12 мең сумнан артык акчасын югалтты. Иртәнге якта ул интим сайттан фахишә чакырта. Алдан акчасын түләтәләр. Әмма бераздан администратор акча күчмәвен әйтә. Егет күрсәтелгән номерга кабат акча ала. Бу юлы да шул ук хәл була. Шунда гына ул мошенниклар капканына эләккәнен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. 

Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев