Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Җиңүчеләр билгеле

«Шәһри Чаллы» газетасы оештырган «Халык талантлары» конкурсы уздырды.

«Шәһри Чаллы» газетасы оештырган «Халык талантлары» конкурсында җиңүчеләр исемлеген игълан итәбез:  Нәсим Шәфыйков,  Илфат Әхмәтҗанов,  Илназ Харисов, Амелия Павлова.
Исегезгә төшерәбез, анда Татарстанның төрле шәһәр, авылларыннан барысы 45 кеше катнашкан иде, Җюри алар арасыннан 10 финалистны сайлап алды. Аннары ВКонтакте төркемебездә тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгеләдек. 
Финалистлар өчен актив тавыш биргәнегез, аларга теләктәшлек күрсәткәнегез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Чыннан да талант ияләре булган әлеге шәһәрдәшләребез җырларын тыңлар, рәхәтләнеп биер өчен барыгызны да 25 июнь 18 сәгатьтә Җиңү паркына чакырабыз!
 Конкурста катнашып, күп тавыш, күп лайклар җыйган башка талант ияләрен җәй дәвамында барган «Пятачок»ларга чакырачакбыз. 
Шунысын да әйтәсебез килә, сәхнәдә чыгыш ясау теләге зур булган кешеләргә коммерция шартларында катнашу мөмкинлеген бар. Элемтә өчен телефон: 8 908 333 0370 

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Шәһри Чаллы»дан-Пятачок илкүләм проектлар