Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инвадид креслосын кире кайтарганнар

Полиция урланган инвалид креслосын хуҗасына кайтарды, дип хәбәр ителә РФ УМВДның Яр Чаллы шәһәре бүлекчәсенең рәсми сайтында. //tatpressa// Исегезгә төшерәбез, креслоны шәһәрнең яңа бистәсендә урлаганнар иде. 14 февральдә ханым үзенең баласы белән урамга чыгарга җыена, шул вакытта креслоның югалганлыгын аңлый. Квартирада урын аз булу сәбәпле креслоны подъезд эчендә калдыра торган...

Полиция урланган инвалид креслосын хуҗасына кайтарды, дип хәбәр ителә РФ УМВДның Яр Чаллы шәһәре бүлекчәсенең рәсми сайтында. //tatpressa// Исегезгә төшерәбез, креслоны шәһәрнең яңа бистәсендә урлаганнар иде. 14 февральдә ханым үзенең баласы белән урамга чыгарга җыена, шул вакытта креслоның югалганлыгын аңлый. Квартирада урын аз булу сәбәпле креслоны подъезд эчендә калдыра торган булганнар. Полиция хезмәткәрләренә видеоматериаллар булышкан. Җинаятьтә гаепләнүчеләр - шул тирәдә яшәүче ике хатын-кыз. Аларның әйтүе буенча, урларга дигән фикергә кинәт кенә килгәннәр. Табын алдында бәйрәм иткәндә, берсе икенчесенә инвалид туганы булуын әйткән, икенчесе якындагы йортларның берсендә туры килердәй креслоның барлыгын исенә төшергән . Полиция хезмәткәрләре урланган креслоны ханымнарның квартирасында тапканнар. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган. http://tatar-today.ru/2018/02/25920/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев