Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инвалид кызын тәрәзәдән ыргыткан ир-атны Чаллы суды хөкем итте

Суд карары нигезендә, 68 яшьлек пенсионер мәҗбүри рәвештә табиб-психиатр күзәтүендә булачак һәм дәваланачак.

ДЦП диагнозы булган инвалид кызын тәрәзәдән ыргыткан әти кешене Чаллы суды шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итеп, мәҗбүри дәвалануга хөкем иткән. Бу хакта шәһәр судында хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл шәһәрнең 56нчы комплексы йортларының берсендә 27 июльдә булган. 68 яшьлек пенсионер ДЦП диагнозлы инвалид кызын йортның беренче катындагы фатиры тәрәзәсеннән ыргыткан. Кызны Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатканнар Аның муены һәм бот сөяге сынган.

Хокук сакчылары кызның әтисен тоткарлаган. Алар аның сәламәтлегендә психик тайпылыш бар дип шикләнәләр. Шул сәбәпле бу ир-атны суд-психиатрия экспертизасына җибәргәннәр.

Экспертиза нәтиҗәләре кызның әтисенең акылында өлешчә зәгыйфьлек тапкан. Ягъни ул кайбер вакытта үз гамәлләре өчен җавап бирә алмый. Пенсионер ир-атка кеше сәламәтлегенә күрәләтә зур зыян салуда гаеп белдерелгән.

Суд аны гаепле дип тапкан һәм өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Шулай ук ул амбулатория шартларында мәҗбүри рәвештә психиатр-табиб күзәтүендә булачак һәм дәваланачак.

Инвалид кыз, хастаханәдән чыккач, абыйсында яши башлаган. 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/10/173184/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев