Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инвалид кызын тәрәзәдән ыргыткан ир-атны психиатрия экспертизасына озатканнар

Җинаять эше сәламәтлеккә күрәләтә зур зыян салу факты буенча кузгатылган.

Чаллыда инвалид кызын тәрәзәдән ыргытуда шикләнелүче пенсионерны психиатрия экспертизасына озатканнар. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды.

Гадәттән тыш хәл 27 июльдә 56нчы комплекс йортларының берсендә килеп чыккан. 68 яшьлек пенсионер ДЦП белән интегүче кызын беренче каттагы фатиры тәрәзәсеннән ыргыткан. Ашыгыч ярдәм хастаханәсендә кызның бот муентыгы сынуы ачыкланган.

“28 яшьлек кыз ДЦПның авыр формасыннан интегә, – дип хәбәр итте чыганак. – Авыруы нык булу сәбәпле, ул күрсәтмәләр бирә алмый. Без күршеләреннән һәм туганнарыннан сораштырдык. Кызны тәрәзәдән ыргытканны беркем дә күрмәгән. Шунлыктан, әтисе ыргыткан дип, тулы ышаныч белән әйтеп булмый. Кыз тулысынча әтисе тәрбиясендә. Кызның тагын ир туганнары бар, алар аерым яши”.

Хокук саклау органнарында ата кешенең психик сәламәтлеге уңаеннан сорау туган. Ир-атны психиатрия экспертизасына озатканнар.

“Алга таба карарлар экспертизадан соң билгеләнәчәк”, – диде чыганак. Әлегә җинаять эше “Сәламәтлеккә күрәләтә зур зыян салу” маддәсе буенча кузгатылган

https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/30/168780/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X