Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инвалидлык буенча пенсия алуны күпкә җиңеләйттеләр

Социаль фонд аны гариза кабул итмичә генә билгели.

Татарстанда 14 меңнән артык кешегә инвалидлык буенча пенсия гаризасыз гына билгеләнгән. Мондый яңалык 2022 елдан бирле гамәлдә.

Россия Социаль фонды быел 5,9 мең пенсиягә беренче тапкыр чыгучы гражданнарга инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Чаллыда аны 3 меңнән артык кеше ала. Барлык түләүләр, инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматларга нигезенә. Бу исә гражданнардан гариза алмыйча да, пенсияне рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.

Пенсия ничек билгеләнә?

Социаль фонд пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза (МСЭ) бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Инвалидлык билгеләү турында мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә. Шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне дәвамында пенсия алуны рәсмиләштерә. Гражданнарга дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет яки почта аша билгеләнгән түләү турында хәбәр җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев