Инвалидлык буенча пенсия кемнәргә билгеләнә?
ТР Социаль фонды исемлекне атады.
Инвалидлык буенча пенсия инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә. Пенсия алучы кеше инвалидлык алган очракта, аның элегрәк билгеләнгән пенсиясенә автомат рәвештә өстәмә инвлидлык пенсиясе өстәлә.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар, “Блокадады Ленинградта яшәүче”, “Камалган Севастопольдә яшәүче”, “Камалган Сталинград халкы” тамгасы белән бүләкләнгән һәм хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалид булып калган гражданнарга берьюлы ике пенсия – инвалидлык буенча дәүләт һәм картлык буенча иминият пенсияләре бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев