Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йорты янган Әспирә әби Нәбиуллина яңа өйгә күчте

Узган елның 10 апрелендә Актаныш районының Буаз Күл авылында көчле янгын чыгып, берьюлы 5 йорт күмергә калды.

“Шәһри Чаллы” газетасы язып чыккан язма герое, көчле янгын нәтиҗәсендә йорт-җирсез калган 83 яшьлек Әспирә Нәбиуллина өр яңа өйле булды. Яңа ел яллары вакытында ул үзенә йорт салырга акчалата ярдәм иткән якыннарын, туганнарын, авылдашларын җыеп Коръән ашы уздырды. 

Исегезгә төшерәбез, узган елның 10 апрелендә Актаныш районының Буаз Күл авылында көчле янгын чыгып, бер урамда берьюлы 5 йорт яна. Аларның икесе ташландык хәлдә булса, берсе җәйге йорт өчен сатып алынган була. Калган икесендә Әспирә Нәбиуллина һәм Зөлфәт Фазлыйәхмәтов гомер итә. 

Фаҗигадән соң тиз арада махсус ярдәм күрсәтү фонды ачыла. 3-4 атна дигәндә халык ярдәме белән тиешле сумма җыелып, зыян күрүчеләргә тапшырыла. Хуҗалар ярты ел дәвамында төзелеш эшләре алып бара. Шушы көннәрдә “Шәһри Чаллы” журналисты кабат Әспирә Нәбиуллина янында булып, аның яңа йортын карап кайтты. Бу хакта язма “Шәһри Чаллы”ның 19 яварь санында урын алачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига