Шəhри Чаллы

iPhone X смартфонын Россиянең бары тик ике шәһәрендә генә сатып алырга мөмкин

Иртәгә, 3 ноябрьдә, iPhone X смартфоны сатуга чыга. Apple компаниясенең яңа продукциясен Россиянең Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә генә сатып алырга мөмкин. Төбәкләрдә исә яңа смартфонга 27 октябрьгә кадәр заказ биргән кешеләр генә ия була ала.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Казанда цифрлы техника сату белән шөгыльләнә торган берничә зур сәүдә челтәре белән элемтәгә керде. Нәтиҗәдә, аларның яңа смартфоннар белән бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләрне генә куандыра алуы ачыкланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: