Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ипотека алу отышлы булачак

2024 елга ипотека ставкасы якынча 8 процент тәшкил итәргә тиеш.

Бу хакта Русия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
- Ел саен 5 миллионнан да ким булмаган гаиләнең торак шартларын яхшыртачакбыз. Бу эшне 2024 елга кадәр башкарырга кирәк. Узган елда 3 миллион гаиләгә ярдәм иттек. Без биредә ташламалы ипотека буенча чаралар күрүне күздә тотабыз. Бурыч шундый: ипотека буенча ставка якынча 8 процент тәшкил итәргә тиеш, - диде Силуанов.

Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, быел августта Русия банклары тарафыннан бирелгән суммада ипотека буенча процент ставкасы еллык 9,57 проценттан 9,42 процентка кадәр кимегән.

 

https://kiziltan.ru/ekonomika/14720-ipoteka-alu-otyshly-bulachak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев