Ипотекага түләү өчен терминалны урлаган

24 май көнне хокук сакчылары акча түләү терминалы урлану турында хәбәр ала. Аппарат шәһәр ягулык станциясендә урнаштырылган булган. Көндез аны ике кеше алып киткән. Салынган зыян күләме 95 мең сум белән бәяләнде. АЗСта эшләүче хезмәткәрләрнең сүзе буенча көндезге сәгатьләрдә ике кеше ремонтка дип әлеге терминалны алып киткән. Озакламый полиция хезмәте...
Алар әйтүенчә, үзен терминал хуҗасы дип таныткан егет, бишәр йөз сум акча биреп, терминалны алып китәргә кушкан. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьченең машина номерларын тиз арада белеп алалар. Әмма аларның йөрми торган машинадан алынуы ачыклана. Нәтиҗәдә, җинаятьчегә һәм аның транспортына ориентировка язып, аны эзләргә керешәләр. Машина 58 комплекста табыла. Аның хуҗасы ачыклангач, егет үз гаебен танып, барысын да сөйли. 31 яшьлек чаллылы ипотекага түләргә акчасы булмагач, аны терминалдан урларга булган. Әлеге агрегат бернинди саклану чылбырлары белән дә беркетелмәгән була. Терминалны сәнәгать зонасында, рубероидлар астында табалар. Җинаятьчегә РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 2 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы яный.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2021 - 21:43Кыяр суын ни өчен түкмәскә кирәк? Тозлы кыяр суыннан бик тәмле ризыклар әзерләп булганын белә идегезме?4700
-
26 гыйнвар 2021 - 19:35Бәяләрне авызлыклап булачакмы? Дәүләт органнары азык-төлек хакларын тикшерә3700
-
26 гыйнвар 2021 - 18:16Бик ачу килгәндә дә каргамагыз! Телнең егерме ике гөнаһы бар, диләр. Шуларның берсе – каргыш, ләгънәт3800
-
26 гыйнвар 2021 - 17:49Миләш җыяр чак җитте! "Утлы" тәлгәшләрнең "бүрек"ләрен салдырып юарга да, ашап, пешереп, киптереп сихәт җыярга3700
-
26 гыйнвар 2021 - 15:41Александр Игнатенко Танылган ислам галиме вафат Соңгы айда Игнатенко коронавирустан терелгәннән соң хастаханәдә дәваланган4400
-
26 гыйнвар 2021 - 15:35Олег Матыцин Казанга 2022 елгы Бөтендөнья кышкы олимпиадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында катнашу өчен килде Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Матыцин Татарстанда спорт үсеше турында фикер алышты4500
-
26 гыйнвар 2021 - 15:06Эльмир Низамов «Тәртип» радиосына яңа гимнның көен язган Гимнны иҗат иткәндә, скрипка, фортепиано, саксофон һәм башка уен коралларын кулланганнар4500
-
26 гыйнвар 2021 - 13:30Мәскәүдә 89нчы яшендә татар халкының генеалогиясен өйрәнүче Адил Беляев вафат Аны соңгы юлга 27 гыйнвар озатачаклар4900
-
26 гыйнвар 2021 - 12:4756 елдан соң Казанның нинди булачагын билгеле Ролик авторлары вәгъдә иткәнчә, 2077 елда Казанда 7,5 миллионнан артык кеше һәм 1 миллионнан артык киборг яшәячәк4500
-
26 гыйнвар 2021 - 12:40Җылы көннәр январь ахырына кадәр булачак Төнлә һава температурасы -2-7, көндез 0-5 градус. Юлларда – бозлавык.4900
-
26 гыйнвар 2021 - 12:35Башкортстан башлыгы әти булган Кайбер мәгълүматлар буенча, Башкортстан башлыгының хатыны баласын Мәскәүдәге клиникаларның берсендә тапкан.5100
-
26 гыйнвар 2021 - 11:26Дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү өчен, документларны Россия Мәгариф министрлыгына 20 февральдән 20 апрельгә кадәр тапшырырга планлаштыралар Лилия Әхмәтҗанова: Башлангыч мәктәп өчен яңа буын туган тел дәреслекләре әзер3700
-
13 гыйнвар 2018 - 12:3511 бистәдә янгын
-
29 ноябрь 2017 - 06:59Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң
-
26 гыйнвар 2021 - 14:46Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулаТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.4900
Газета выходит два раза в неделю, по средам и пятницам. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: "Шəhри Чаллы"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-67912 от 06.12.2016
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Султанов Ильшат Флунович
Адрес редакции: РТ, город Набережные Челны, бульвар Юных Ленинцев, 9
Телефон редакции: 57-01-19
О фактах коррупции сообщить по электронному адресу: shahri_chally@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика