Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җир астына – 62 миллион

Чаллыдагы җир асты кичүләрен төзекләндерү белән шөгыльләнүче подряд оешмасы 1 августта билгеле була. Электрон аукцион шартлары буенча, башкарма комитет белән эшләрне башкаручы арасында 10 көннән азрак вакытта контракт төзелергә тиеш. Аның бәясе 62 миллион сум.

Төзүчеләр объектларда ел ахырына кадәр эшли алалар. Алар сәүдә киоскларын сүтәргә, тышкы герметизация ясарга, диварларны, түшәмнәрне, баскычларны төзекләндерергә тиешләр. Шулай ук җир асты юлларына янгын кркынычсызлыгы һәм видеокүзәтү системасы да куелачак. Быел "Ершов урамы", "6нчы комплекс", "Курчак театры", "Яшьләр", "Электротехниклар", "Океан", "Кәгазьчеләр микрорайоны" һәм "Шишкин проезды" тукталышларындагы җир асты кичүләре капиталь төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X