Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җир астыннан юллар бар

"Җир астыннан юллар юк" дигән җырны ишеткән саен, Чаллы урамнарындагы җир асты үтү юллары искә килеп төшә. Бездә ул йөрү өчен генә түгел, күп функцияләрне башкара торган урын да: биредә сәүдә рәтләре дә, остаханәләр дә, кечкенә кафелар да шактый. "Подземка"ларның кайберләренә төшсәң, яшүсмерләрнең "иҗат җимеш"ләренә тап буласың, алар граффити белән...

"Җир астыннан юллар юк" дигән җырны ишеткән саен, Чаллы урамнарындагы җир асты үтү юллары искә килеп төшә. Бездә ул йөрү өчен генә түгел, күп функцияләрне башкара торган урын да: биредә сәүдә рәтләре дә, остаханәләр дә, кечкенә кафелар да шактый.

"Подземка"ларның кайберләренә төшсәң, яшүсмерләрнең "иҗат җимеш"ләренә тап буласың, алар граффити белән чуарланган. Стеналарга ниләр генә язмыйлар да, нинди генә сурәтләр төшермиләр?! Моннан 30-35 ел элек шәһәр белән бергә төзелгән бу кичүләрнең кайберләренә төшәргә дә куркыныч, баскычлары җимерелгән, стеналары купкан, култыксалары юкка чыкканнары байтак. Чаллы картайган саен, "подземка"лар да искерә. Әмма болай өметсезлеккә бирелергә иртәрәк әле. Шәһәр башкарма комитеты җир асты үтү юлларын төзекләндерергә алынды. Республика җитәкчелеге бу идеяне хуплады һәм 36 миллион сум акча бүлеп бирде.

...Яңа шәһәр базарына алып чыга торган "29нчы комплекс" юлында ремонт эшләре кызу темплар белән бара. Йөрүчеләргә бераз уңайсызлык тудырса да, күпләр моның өчен сөенә. Базарда сәүдә итүче Роза ханым Закирова көн дә биредән үтә икән.

- Ремонт беткәч, монда бик якты, матур, чиста булыр, диләр. Кирәк, бик кирәк, кайчакларда биредә ут янмый, идәне ватылып беткән, ул баскычлардан төшәргә-менәргә куркыныч иде, - ди ул, - кышын таеп егылучылар да булды. Бу юлдан кеше күп йөри, рәхмәт ремонт ясаучыларга.

Быел шәһәребездәге 7 җир асты үтү юлы төзекләндерелә, шәһәр җитәкчеләре әле болар белән генә чикләнмичә, башкаларын да киләчәктә ремонтларга вәгъдә бирәләр. Бер үтү юлын тәртипкә китерү өчен 3,6 миллион сум кирәк. Чаллыда 30дан артык менә шундый җир асты үтү юлы исәпләнелә. Димәк, ремонт эшләре өчен озак вакыт кирәк булачак.

Беренчеләрдән булып яңартылган Сидоровка бистәсендәге җир асты үтү юлын халык уңай бәяләде. Монда чиста, якты. Тиздән баскыч өстенә түбә куелачак. Бу яңгырдан, кар-бураннан саклану өчен тагын бер уңайлык. Башта мондый җайланмалар кую бик кыйммәткә, һәрберсе 1,3 миллион сумга төшәр, дип уйланыла иде. Хәзер яңа проект нигезендә ясалган түбә өчен 700 мең сум гына түләргә кирәк булачак. Ремонтланган барлык җир асты үтү юллары баскычлары өстендә менә шундый түбәләр булыр.

Төзекләндерелгән җир асты үтү юлларында янгынга каршы сигнализация һәм видеокамералар да урнаштырыла. Бу инде тагы бер уңайлык, бигрәк тә саклык, куркынычсызлык ягыннан. Рәсем ясап стеналарны бозучыларга да көн бетәр, чөнки "подземка"ларны граффити тиз юыла торган буяулар белән буйыйлар.

Җир асты үтү юлларының бер бәласе, әйткәнебезчә, сәүдә киосклары булу. Бүген шәһәрнең 20 "подземка"сында 390 шундый нокта бар. Күп сәүдәгәрләргә үз киоскларын, бигрәк тә төшү-менү баскычларын каплап торганнарын башка урынга күчерергә туры киләчәк. Иң күп сәүдә нокталары быел ремонт ясала торган "Энергетик" мәдәният сарае", "Универсам", "Базар", "7 комплекс" тукталышларындагы үтү юлларында урнашкан. Шәһәр җитәкчелеге кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрдән ремонт вакытында сәүдәләрен башка урында дәвам итәргә кирәклеген сорады. Килешү нәтиҗәле булды, төзекләндерүдән соң, алар төшемле урыннарына кабат кайтачаклар.

Төзекләндерелгән җир асты үтү юлларында тәртип сакланырга тиешлеген җитәкчеләр бүген үк искәртеп киләләр. Киоскларда тәмәке, сыра, тиз бозыла торган ит ризыклары сатылырга тиеш түгел.

- Шартлар булмый торып, без биредә тутырма сатарга рөхсәт итмәячәкбез, - ди Роспотребнадзорның ТР буенча җирле идарәсе җитәкчесе Илгизәр Бариев. - Тиешле кагыйдәләрне үтәмәгән эшмәкәрләргә штрафлар салыначак, инде тәртип бозулар кабатланган сурәттә аларны биредән күчерү дә яный.

Күпчелек үтү юлларына су килми, туалет юк. Шулай булгач, санитария-гигиена кагыйдәләре тулысынча үтәлә дип әйтеп булмый. Шәһәрдә менә шул уңайлыклары булмаган 17 җир асты үтү юлы бар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре дә үтәлми. Чүп-чарга килсәк, анысы тагы бер проблема тудыра. Сәүдәгәрләр чүпләрен урналар янына өеп куялар, хәтта йөрергә урын да калмый. Ремонттан соң барысы да бөтенләй икенче булачак, шәһәр җитәкчеләре тарафыннан ныклы контроль урнаштырыла.

- Безгә бүлеп бирелгән 36 миллион сум акча җир асты юлларына су кертү һәм туалетлар төзү өчен түгел, ә җәяүлеләргә үтәргә уңайлыклар тудыру өчен, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Абдуллин. - Җир асты юлларын сәүдә үзәгенә әйләндереп бетермәячәкбез.

Ремонттан соң җир асты юлларын чистарту, тәртиптә тоту шәһәр автомобиль юллары предприятиесе карамагында була. Сәүдә нокталары урнашкан "подземка"лар исә эшмәкәрләр белән килешү нигезендә җыештырыла.

- Җир асты үтү юллары минем өчен андагы чәчәк базарлары булу белән уңайлы, - ди чираттагы әңгәмәдәшебез Айрат Хәбибуллин. - Юл уңаенда төштең, кирәкле бәйләмне сатып алдың. Ремонттан соң да чәчәк киосклары калыр дип өмет итәм. Кыш көне чәчәк сатучыларга да биредә уңайлы бит.

- Мин үзем "подземка"лардан ашамлык алганым юк, шикләнәм, - ди Разия ханым Шакирова, - китаплар алам. Шуңа күрә анда китаплар, сувенирлар, кирәк-яраклар гына сатсыннар иде.

- Рәхмәт шәһәр җитәкчеләренә халыкка уңайлыклар тудырган өчен, җир асты үтү юллары ремонтка мохтаҗ иде. Чаллыбыз яңара, шуңа сөенәм, - ди Әдилә ханым Гафурова.

Әйе, җир астыннан юллар бар, диясе килә таныш җырны кабат тыңлагач. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиевның чын хуҗа булып, һәр өлкәдә нәтиҗәле эш башкаруы мактауга лаек. Юллар төзелә, ремонтлана, Чаллыбыз матурлана, икенче яшьлеген кичерә.

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X