Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ир-атларны зәвыксыз итеп күрсәтә торган хаталар

14 яшьтән узган һәрбер ир-егеткә, кеше алдында уңайсыз хәлдә калмас өчен, 20 иң кирәкле киңәш:

1. Пиджагыгызның иң соңгы сәдәфен беркайчан да эләктермәгез. Ул аның өчен тегелмәгән. Шул ук киңәш жилетларга да кагыла.

2. Костюмыгызны кияр алдыннан, җиңеннән ярлыгын алып куярга онытмагыз.

3. Яңа пиджакларның иңсәсендә кайвакыт ак җеп була. Кияр алдыннан аны өзеп алыгыз.

4. Пиджакларның кесәләре һәрвакыт ачык булырга тиеш. Тегелгән бауларын сүтеп алу мөһим.

5. Пиджакта 3 тән артык сәдәф булуы ямьсез күренеш.

6. 3 сәдәфле костюмда иң өстәге сәдәфне эләктерү мөһим түгел. Күп очракта ул декоратив бизәү чарасы буларак кына тегелә.

7. Исегездә тотыгыз - озын галстук смокинг белән дус түгел.

8. Көрән аяк киеме кигән очракта, каеш та көрән булырга тиеш, кара аяк киеме - кара каеш. Ләкин бу кагыйдә күп очракта эшлекле образга карый.

9. Йә каеш, йә подтяжка! Кулланышта берничек тә икесе бергә була алмый.

10. Күлмәкнең манжетлары пиджак җиңеннән 1-2 см күренеп торса яхшы.

11. Чалбарнын алдагы бөрмәсендә 1 генә бөгелеш булырга тиеш. Төрле яклардан бөгелә икән, димәк, сезнең чалбарыгыз артык озын.

12. Пальто сезнең тәнегезгә сыланып торырга тиеш. Кесәсенә 1 кулыгыз шуышып керә икән, димәк, матур утыра, ә йодрык сыйса - пальтогыз зур дигәнне аңлата.

13. Галстугыгыз каешка тияр-тимәс торырга тиеш. Аннан озын да, кыска да булмасын.

14. Галстукта аз гына чокыр булса яхшы.

15. Кигән пиджагыгыз пальтодан озын булырга тиеш түгел.

16. Кара костюмны көндә кию матур күренеш түгел, төсләр белән экспериментлар үткәрергә курыкмагыз.

17. Каешка тагып куела торган телефон футляры узган гасыр модасы.

18. Шулай ук, шакмак башлы аяк киемнәре дә зәвыксызлыкны күрсәтә.

19. Беркайчанда шорты һәм сандали (слансы) белән носки кимәгез.

20. Әгәр дә сез күлмәгегезне чалбарга кыстырасыз икән, каеш тагырга онытмагыз!

Исегездә тотыгыз: зәвык-уңышның башы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев