Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ирада Әюпова: «Без бергә» проекты мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелеккә юнәлтелгән

Әлеге проекттан җыелган акча Донецк һәм Луганск халык республикаларына ярдәмгә җибәреләчәк.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова фикеренчә, Башкортстан һәм Татарстан сәнгать осталарының «Без бергә» хәйрия концерты мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелеккә юнәлтелгән.

«Бүген рәсми сүзләр кирәкми. Бу гади чара түгел, зур вакыйга. Ул үзе үк бер зур күпер. Безнең халыкка шушы күпер бик кирәк. Без һәрвакыт сорау бирәбез: «Иң кирәклесе нәрсә соң?» - дибез. Бүгенге көндә мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек сыйфатлары бик кирәк», - диде ул концерт башында.

Аның әйтүенчә, чараның идеясе Башкортстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры чыгышында туган. «Ихластан Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйковага рәхмәт әйтәм. Уртак проектлар дуслык, мәрхәмәтлелеккә юнәлтелгән», - диде ул.

Марафон барышында җыелган акча Донецк һәм Луганск халык республикаларына ярдәмгә җибәреләчәк.

Концерт Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәмендә уза.

Башкортстан һәм Татарстан сәнгать осталарының «Без бергә» уртак хәйрия концерты 25 майда Уфада «Башкортстан» Дәүләт концерт залы сәхнәсендә булган. Проектның максаты - Донецк һәм Луганск халык республикаларына теләктәшлек белдерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X