Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ирада Әюпова Татарстанда концертлар кайчан оештырыла башлау мөмкинлеген әйтте

Июнь аенда Татарстанда концертлар оештырыла башларга мөмкин. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә иң оптимистик фаразлары белән уртаклашты.

«Иң позитив фаразлар буенча концертлар июнь аенда була башларга мөмкин. Массакүләм зур чаралар турында сүз бармый. Кечкенә залларда июнь ахырында эшли башларга мөмкин дип саныйм», — диде Ирада Әюпова.

«Июнь аенда эшли башлау — минем хыялым. Ә чынбарлыкта ничек булыр — карарбыз. Барысы да бездән генә тормый шул», — диде ул.

Рузилә Мөхәммәтова

 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев