Шəhри Чаллы

Иренең күзенә чәнечке кадаган..

Бу адымга аны көнчелек этәргән

27 ноябрьдә Салават районының Саргамыш авылында ир белән хатын ачуланышкан. Алар бергә исерткеч эчемлекләр эчкән булган. Талаш кул күтәрүгә кадәр барып җиткән.

Нәтиҗәдә, хатын, өстәлдән чәнечке алып, иренең күзенә кадаган. Соңрак 29 яшьлек хатын бу адымга аны көнчеллек этәрүен әйткән.

Хатын-кыз үз гаебен таныган. Зыян дәрәҗәсен билгеләгәч, хокук саклаучылар җинаять эше кузгату турындагы мәсьәләне хәл итәчәк.

Хатынның 6 яшьлек баласы барлыгы билгеле.

Чыганак Кызыл Таң 

Фото ачык чыганаклардан 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: