Кояшта иң көчле – X классындагы шартлау барлыкка килү сәбәпле, иртәгә – 2 июльдә Җир шарына бик көчле магнит давылы ябырылырга мөмкин.
Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Галәм тикшеренүләре институты һәм академиянең Себер бүлеге Кояш-җир физикасы институты белгечләре хәбәр итә «Российская газета»га.
Кояшта иң югары баллы шартлау 30 июньнән 1 июльгә каршы төндә Мәскәү вакыты белән төнге 12дә булган. Көчле магнит давылы вакытында баш авырту, хәлсезлек, кан басымы «тибәлү», йокысызлык күзәтелергә мөмкин.
Фото: ясалма фәһем иҗаты
Нет комментариев