Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иртәгә көчле магнит давылы көтелә. Аннан ничек сакланырга?

Кояштагы мондый ялкынсыну хәтта сәламәт кешенең дә саулыгын какшата ала.

Белгечләр иртәгә көчле магнит давылы булачак дип фаразлый. Аның көче 5 баллга кадәр җитәргә мөмкин. Кояштагы мондый ялкнысыну хәтта сәламәт кешенең дә саулыгын какшата ала. 

Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, магнит давылы алдыннан организм стресс кичерә, шуңа күрә ул бөтен көчен аның белән көрәшкә юнәлдерергә мәҗбүр була.

Бу чорны йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче, артык гәүдә авырлыгы булган кешеләр аеруча авыр кичерә. Давылның организмга тискәре йогынтысын киметү өчен, ярсымаска, низаглашмаска, үзеңне тыныч тотарга кирәк. Авыр хезмәтне, шулай ук спорт белән җитди шөгыльләнүне чикләү дә мөһим. Ә менә җиңел генә зарядка ясауның ярдәме тиячәк.

“Мондый көннәрдә яшелчә, җиләк -җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, күркә итенә өстенлек бирегез. Күбрәк су эчегез. Гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап кулланырга да була, ә менә кәһвәне чикләргә тырышыгыз. Күбрәк саф һавада йөрегез, бүлмәне яхшылап җилләтегез”, - ди белгечләр.
Календарьга күз салсак, 18, 20, 26 һәм 31 гыйнварда да көчле магнит давылы көтелә — аның интенсивлыгы 5 баллга кадәр җитәчәк.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы