Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иртәгә ике градуска кадәр җылытачак

Татарстанда урыны белән юеш кар явачак.

Иртәгә, 13 гыйнварда, чираттагы циклон Татарстанга җылы алып киләчәк - ике градуска кадәр җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә болытлы һава торышы көтелә, төнлә-аязучан. Кар яву фаразлана, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән юеш кар явачак.

Юлларда бозлавык хасил була, ә урыны белән кар көртләре барлыкка киләчәк.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 0...-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндезен һава температурасы -3...+2 градуска кадәр була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев