Иртәгедән Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
Яңалыклар тасмасы

Иртәгедән Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

19 март, шимбә көнне, Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Алар гадәттәгечә шәһәрнең өч мәйданчыгында – «Төзүче» стадионы каршында, «Южный» агросәнәгать паркы һәм Ипподром территориясендә оештырылачак.

Ярминкә мәйданчыкларында чаллылыларга сыер ите, сарык ите, кош ите, сөт продукциясе, яшелчә, камыр ризыклары һәм башка азык-төлек товарлары тәкъдим ителәчәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев