Исән калуы могҗиза! Теләнче Тамакта яшәүче ир-ат авариягә юлыкты
Яңалыклар тасмасы

Исән калуы могҗиза! Теләнче Тамакта яшәүче ир-ат авариягә юлыкты

Жигули машинасының карар җире юк.

Чаллы-Сарман юлын аварияләр еш очрый торган трассалар исемлегенә кертергә була. Ял көннәрендә тагын бер юл-транспорт һәлакәте булды. Бу хакта Тукай районы Автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев хәбәр итә.

Теләнче Тамак авылыннан юл тотучы ир-ат, "Жигули” машинасы белән зур тизлектә каршы полосага чыгып, “Хендай Туксон” белән бәрелеште. ВАЗ машинасы танымаслык хәлдә: изелеп беткән. Бәхеткә, аның 45 яшьлек хуҗасы исән. Башы, аягы җәрәхәтләнде. “Хендай Туксон” автомобилен йөртүче 65 яшьлек хатын-кыз да төрле тән җәрәхәтләре алды: башы, күкрәк өлеше, муен сөяге имгәнде. Машина йөртүчеләрнең икесен дә Чаллы хастаханәсенә озаттылар.  

Фотолар Тукай районы Автоинспекциясеннән алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспортһәлакәте

Нет комментариев