Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Исерек ир-ат телекомпания хезмәткәрләренә һөҗүм иткән

Журналистлар әйтүенчә, алар элеватор тавындагы төнге янгын нәтиҗәләрен төшерергә дип килгән булган.

Чаллыда исерек ир-ат телекомпания хезмәткәрләренә һөҗүм иткән. Шуннан соң телевидениенең машина йөртүчесе бик нык зыян күргән.

Телеканалдан хәбәр итүләренчә, гап-гади сюжет төшерү телевидение хезмәткәрләренә һөҗүм итү белән төгәлләнгән. Өлкән яшьтәге машина йөртүчене кыйнап ташлаганнар.

Журналистлар әйтүенчә, алар элеватор тавындагы төнге янгын нәтиҗәләрен төшерергә дип килгән булган. Алар янган гараж тирәсендә эшләгән, шәхси территориягә кермәгән. Кинәт урамга бик исерек ир-ат чыккан һәм телевидение хезмәткәрләренә ташланган. Нәтиҗәдә, машина йөртүченең баш мие селкенгән.

Элеватор тавында булган вакыйгада катнашучыларның гамәлләренә хәзер полиция хезмәткәрләре хокукый бәя бирәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев