Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Исергәп авыл җирлеге башлыгы: Асфальтсыз юллар өчен нормативларны арттыру кирәк

«Авыл юлларын карап тоту җирлек башлыклары өчен катлаулы мәсьәлә. Техника булмаган хуҗалыкларда җитәкче бу проблема белән ялгызы кала», — диде Айдар Әгълиуллин

 Баулының Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин каты өслексез юлларны карап тотуга нормативларны арттыруны сорады. Бу мөрәҗәгать белән ул Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында чыкты.

«Авыл юлларын карап тоту җирлек башлыклары өчен катлаулы мәсьәлә. Техника булмаган хуҗалыкларда җитәкче бу проблема белән ялгызы кала. Авыл җирлекләренә грант бирүгә бәйле еллык конкурс белән бу проблема хәл ителә башлады кебек. Җиңүчеләр җиһазлы тракторлар сатып ала», — диде авыл җирлеге башлыгы.

Аның сүзләренчә, торак пунктларның урам челтәрен теркәү процедурасы эшләнгән, өстәмә нормативларда каты өслексез юлларны карап тоту чыгымнары исәпкә кертелгән, әмма урам челтәрен тиешле дәрәҗәдә тотар өчен бу акча җитәрлек түгел.

«Әлеге эшкә нормативларны арттыру мәсьәләсен карауны, бу акчаны төзекләндерү статьясында түгел, өстәмә юл итеп исәпләнүен сорыйм. Бу ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү транспортының иркен узуына мөмкинлек бирәчәк», — диде Айдар Әгълиуллин.

Ул грантлар үзләре өчен зур ярдәм булганын да әйтте. Исергәп авыл җирлеге «Татарстанның иң төзек торак пункты» бәйгесендә катнашып, икенче урынга, 280 мең сумга лаек булган. Узган елда төп Яңа ел чыршысын бизәү бәйгесендә җиңеп, 300 мең сум бирелгән.

«Быел республика бәйгесендә катнашып, 1,5 млн сум акча алдык. Өстәмә акча җәлеп итү максатыннан, „Иң яхшы муниципаль тәҗрибә“ бөтенроссия конкурсында катнашып, икенче урынны яулап, 15 млн сум грант алдык. Акчадан ничек файдалануны авыл халкы хәл итәчәк», — дип белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев