Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Ишегалды тулы тарих

    15-17 июль көннәрендә районда дөньякүләм чара узачак. Бу – Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы утырышы. Бирегә илнең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән милләттәшләребез җыелачак. Алар Тукай районының үзенчәлекле тарихи урыннары, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче авыллары белән танышачак. Кунакларны Иштирәк авылында да көтәләр. Биредә алар тарихи мирас туплаган гаҗәеп музейны караячак.

    Музей Иштирәк авылының Үзәк урамында урнашкан. Беренче карашка гадәти урам, гади генә йорт. Тик капканы ачып керүгә үзеңне элеккеге заманга кайткандай хис итәсең. Бер мизгел эчендә тулы бер тарихи чорны күздән кичерәсең. Килгән кунакларны төрле чорларда хакимлек иткән ил башлыкларының портретлары каршы ала: Владимир Ленин, Иосиф Сталин, Никита Хрущев, Леонид Брежнев, Михаил Горбачев, Борис Ельцин. 
    Ишегалдында «ИЖ», «Урал», «Минск» мотоциклары, «Москвич», «Запорожец» машиналары тезелеп киткән. Иң мөhиме – барысы да чиста, шуның өстенә төзек тә әле. Техниканың hәрберсе эшли. «Теләгең булса, авыл урамыннан йөреп тә кайтырга була», – ди музей хуҗасы Вәгыйзь Сәйфуллин. 
    Йортның тышкы як стеналары СССР чорының орден-значоклары белән бизәлгән. Хәтта сарай да музейга яраклаштырылган. Берничә марка тегү машинасы, 200дән артык күмер үтүге, алюминий бидоннар, амбар йозаклары, пыяла, тимер вазалар, савыт-сабалар, чуеннан hәм бронзадан ясалган чүлмәкләр, кыйммәтле сәгатьләр, картиналар урнаштырылган. Болар барысы да музей фондының байлыгын күрсәтә hәм, әлбәттә, яхшы тәэсир калдыра. Шунысы да әhәмиятле – экспонатларның hәркайсы безгә балачактан таныш.
    Музей хуҗасы Вәгыйзь Сәйфуллин шушы ук авылда туып үскән. Бүгенге көндә ул Түбән Кама шәhәрендә яши. Вәгыйзь Саматовичның исеме күпләргә бик яхшы таныш. Һөнәре буенча ул табиб. Хезмәтенең нинди авыр hәм җаваплы булуына карамастан, күпкырлы талант иясе. Буш вакытында рәсемнәр ясый. Ә музей аннан аеруча көч, вакыт, сабырлык таләп итә. 
    – Минем дустым элеккеге заманда кулланылган, бүгенге көндә онытылып барган көнкүреш әйберләрен җыю белән мавыга иде. Мин дә кызыксынып аңа гел ярдәм итеп тордым. Соңрак үземдә дә яңа төзеп кергән йортыбызда музей ясау теләге уянды. Башта танышлардан, дуслардан, күршеләрдән әкренләп тарихи әйберләр җыйдым, аларны урнаштырдым. Чит илләргә командировкага баргач алып кайткан экспонатларым, хәтта чүплектән табып яңартканнары да шактый, – дип сөйли Вәгыйзь Саматович.
    Күренеп тора, музейны тулыландыру өчен зур көч hәм хезмәт куелган. Бүген монда ни генә юк! Йортның верандасында зур китапханә. Татар, рус, башка милләт телендәге китаплар, энциклопедияләр – күңелең нәрсә тели, шуны алып рәхәтләнеп кара! Биредә үк самавырлар күргәзмәсе. Алар үзләренең формасы, төсләре белән бер-берсеннән аерылып тора. Төрле елларда чыккан. Кем белә, аларның хуҗалары бәлки атаклы патшабикәләр, ханнардыр?!
    Кухнядагы экспонатларны да күреп күзләр чагыла. Механик сәгатьләр стеналарга эленгән. Аларның да барысы да эшли. Биредә төрле чорларда кулланылгын акчалар, тәңкәләр, шамаилләр тезелгән. 
    Залда рәсмилек, эшлеклелек мoхите хөкем сөрә. Өстәл түрендә басма матбугат җыентыклары. 1903 елгы дини журналлар, «Огонек» журналының 1910 елгы саны, 1925 елгы «Крестьянка», 1938 елда басылган «Комсомолец Татарии» газетасы.
    Болгар заманыннан калган үлчәүләр, каз өмәсендә кулланыла торган агач көянтә, бронзадан ясалган иттарткычлар, ярма яргыч, тәгәрмәч кыскычы, бүре куа торган җайланмалар... Музейның алтын фондында Федераль куркынычсызлык хезмәте кулланган тавыш яздыру аппараты да сакланган.
    – Минем өчен бик кадерле экспонат – Түбән Кама шәhәрен төзегән чорда кулланылган теодолит тартмасы. Ягъни җирнең горизонталь тигезлеген үлчәү җайланмасы. Аны миңа атаклы төзүче Виталий Төхвәтуллин бүләк итте, – дип сөйли Вәгыйзь Саматович.
    Телевизорлар, фотоаппаратлар, телефоннар... Радиоларның да ниндиләре генә юк: «Серенада РЗ 308», «Сириус М», «УУ 663-2», «Океан» hәм башкалар. Музейга килүчеләр элеккеге патефоннарда халкыбыз җырларын да тыңлый ала. 
    Иштирәк авылы халкы да Вәгыйзь Сәйфуллинның шөгылен хуплый. «Мондый тарихи мираслы музей белән бөтен авыл да горурлана алмый бит. Милләтебезнең, авылыбызның милли йөзен саклап, киләчәктә яшь буынга әби-бабайлар яшәгән чорны күрсәтү, аларда туган җиргә хөрмәт hәм мәхәббәт тәрбияләүгә авылдашыбыз зур өлешен кертә», – диләр иштирәклеләр. 
    – Мавыгуым гомерлек шөгылемә әйләнеп куйды. Миңа ярдәм итүче туганнарыма, дусларыма, күршеләремә рәхмәтем чиксез. Бар теләгем – минем йортка килүче кунаклар үткәнебезгә сокланып яшәргә көч алып чыксын иде, – ди Вәгыйзь Сәйфуллин.
    «Ак калфак» оешмасы вәкилләре дә гап-гади татар авылындагы тарихи музейдан hичшиксез канәгать калырлар. Халкының үткәненә hәм киләчәгенә битараф булмаган шәхес аларның күңелендә дә ихтирам-хөрмәт уятыр. 

     

    http://tukai-rt.ru/news/avyilyim-keshel%D3%99re%D2%A3-sine%D2%A3/ishegaldy-tuly-tarikh

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: