Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иске Җирекледә язгы су агымын бакчалар артыннан җибәрергә ниятлиләр

Быелгы кыш карга ярлырак булса да, яз суга бай булды. Нәкъ менә шул кар катламының юкалыгы аркасында басуларда җир туңган. Һәм язын һава торышы, көттереп булса да, бик кискен җылытып җибәргәч, кар сулары, җиргә сеңеп өлгермичә, ташу булып урамнар, бакчалар аша юл алды. Социаль челтәрләрдә Тукай районы авылларының су эчендә утыруыннан зарланып фотолар, видеолар чыкты. Редакциягә дә шалтыратулар булды. Шөкрәле авылында халык, мәсәлән, зиратны су басудан зарлана. Гәрчә узган елны үзара салым акчасына зират янында суны икенче якка борыр өчен чокыр ясалган булса да, моның файдасы булмаган (Шөкрәле авылы турында тулы язманы киләсе санда укырсыз). Социаль челтәрдә урын алган Кече Шилнә авыл җирлеге фотолары буенча җирлек башлыгы Генадий Харитоновка шалтыраттык. «Шилнә елгасы һәр елдагыча ярларыннан чыкты. Ләкин бүгенге көндә су баскан хуҗалыклар юк. Олы Шилнә авылына килгәндә, биредәге җирлек үзенчәлеге шундый, сазлыклы урын. Андагы өч участокка су кергән иде, хәзерге вакытта исә су китте», – дип җавап бирде Генадий Николаевич. Язгы су басу проблемасы атналык дүшәмбе киңәшмәсендә дә күтәрелде. Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев район җитәкчелегенә Иске Җирекле авылын ел да су басудан зарланды. Басуга яткан кар, яз җитүгә, зур ташу булып, Западная, Кольцевая, Луговая, Солидарная урамнарында яшәүчеләрнең бакчаларыннан ага. Фаил Камаев әлеге мәсьәләне шәхси контрольгә алды. «Көздән су агу өчен траншея калдырырга кирәк, су юлы бакчаларга керергә тиеш түгел», – дип белдерде ул. Башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев, урынбасар Ленар Авзалов һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Альфред Мингалимов Иске Җирекленең су кергән урамнарын үзләре күреп кайтты. «Бакчаларны уратып, арткы яктан су юлын тауга каршы җибәрә алсак, бу, әлбәттә, яхшы булыр иде. Ләкин биредәге җирлекне геодезистлар белән карарга кирәк. Беренче вариант барып чыкмаса, кайбер хуҗалыкларның участогы аркылы траншея ясарга кирәк булачак. Бу очракта инде кешеләр белән сөйләшәсе, хәлне аңлатасы була», – диде газета хәбәрчесенә Валентин Артемьев. Язгы ташу аркасында зыян күрүче башка авылларның проблемалары да бүгенге көндә күз уңында торган мәсьәлә булып тора. Табигать көченә каршы килеп булмаса да, хуҗалыкларга зыян салу куркынычын мөмкин кадәр киметергә тырыша район җитәкчелеге. Фото Валентин Артемьев тарафыннан бирелде. http://tukai-rt.ru/tt/component/k2/item/26025-iske-җirekledә-yazgyi-su-agyimyin-bakchalar-artyinnan-җibәrergә-niyatlilәr.html

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев