Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Искешәһәрдә диктантны 125 ел элек күченеп киткән татарларның оныклары язган

“Татарча диктант” акциясендә катнашкан буын, бабайларының телләрен саклап, мәдәни чарада бары тик татар телендә генә сөйләшкән.

Искешәһәр Казан татарлары мәдәният йортында үткән “Татарча диктант” акциясендә 125 ел элек күченеп килгән татарларның оныклары катнашкан. Алар диктантны латин графикасында язган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Анкарада яшәүче төрек милләте вәкиле Ләвәнт Булут сөйләде.

“Катнашучыларның күбесе борынгы Корыһөек авылы яшәүчеләре һәм Искешәһәргә күчеп яшәүчеләр, араларында кырым татары, төрек һәм башкорт милләте кешеләре дә бар иде. Иң мөһиме – диктант язучыларның яртысыннан күбрәге 125 ел элек күченеп килгән татарларның оныклары иде. Алар бабайларының телләрен сакларга тырыша, мәдәни чарада беркем дә төрекчә сөйләшмәде, бары тик татарча гына булды”, - диде ул.

Диктантта Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар” әсәре укылган. Текстны Айгөл Кәбирова укыган. “Чит илдә әле дә үз бабайларының телендә аралашу алар өчен куаныч, горурлык, шатлык иде. Корыһөек татарларының барысы да төрек мәктәпләрендә укыган, ләкин кайберләре үз тырышлыклары белән кирилл әлифбасын өйрәнгән. Шуңа күрә диктант бераз авыр булды”, - диде Ләвәнт Булут.

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/22/195713/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев