Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ислам әдәбияты онлайн-китапханәсе эшли башлады

Шушы көннәрдә Интернетта Ислам әдәбияты онлайн-китапханәсе эшли башлады. Китапханәне Санкт-Петербургтагы Европа университеты гамәлгә куйды. Университетның тарих факультеты профессоры, проект авторларының берсе Әлфрид Бустанов белдергәнчә, Ислам әдәбияты онлайн-китапханәсен булдыру идеясе күптән булган. «Без 2005 елдан экспедицияләргә йөрибез.

Бу вакыт эчендә Русия мөселманнарының күп язма мирасын өйрәндек, җыйдык, күчереп алдык. Аларны өстәл астында саклап яткырырга ярамый. Заман алга бара, ул мирасны да заманчалаштырырга кирәк», ди Әлфрид Бустанов.
Китапханәдәге мирасның төп өлеше гарәп һәм төрек телләрендә. Шуңа күрә китапханә, беренче чиратта, Ислам өлкәсендә эшләүче белгечләргә хезмәт итәчәк, теләгән һәр кешегә дә китапханә ачык булачак.
Әлфрид Бустанов Ислам әдәбиятына кагылышлы текстлары һәм киңәшләре булган кешеләрне хезмәттәшлеккә чакыра. Электрон версиясе булган текстларга аеруча игътибар итәчәкләр. Тулырак мәгълүматны Санкт-Петербургтагы Европа университеты сайтында табып була.
http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев